Әлмәттә җиңел атлетика эстафетасы үткәрелү сәбәпле, машиналар хәрәкәте туктатылачак
Әлмәттә Яз һәм хезмәт бәйрәмендә 64нче җиңел атлетика эстафетасы уза. Аны халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көненә багышлыйлар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Эстафета 1 майда 9:00 сәгатьтә Ленин һәм Гагарин урамнары чатыннан башлана. Ул 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.
Спорт ярышлары белән бәйле рәвештә Әлмәттә транспорт хәрәкәте туктатылачак. Мәсәлән, машина йөртүчеләр Ленин урамы буенча Җәлилдән Маяковскийга кадәр, Гагарин, Радищев, Пушкин, Чехов, Островскийдан йөри алмаячак.