Саклану министрлыгы белән контракт төзегән очракта хәрбинең эш урыны саклана
Әгәр гражданин РФ Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хезмәт итү буенча Саклану министрлыгы белән контракт төзесә, аның эш урыны сакланачак. Бу хакта ТР Хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.
«Саклану министрлыгы белән документлар рәсмиләштергәндә төп эш урынында хезмәт килешүен вакытлыча туктату таләбе белән гариза язарга кирәк. Хезмәткәр үз мөрәҗәгатенә Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында белдерү кәгазе беркетергә тиеш. Әлеге гариза нигезендә эш бирүче тиешле боерык чыгара», - дип искәртте Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Ул шулай ук РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләрнең дәүләт хисабына хәрби ипотека буенча торак сатып алу, дәүләт хисабына сәламәтлекне һәм гомерне иминиятләштерү, стажы 20 елга тулган очракта хәрби пенсия алу, шулай ук елына бер тапкыр отпуск (30 тәүлек һәм аннан артыграк) алу мөмкинлегенә ия булуын билгеләп үтте.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 разряд) мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40, тел. 8843 221 44 52.