Чаллы мэры сугышта катнашкан абыйсын күрсәтте
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Телеграм-каналда абыйсының фотосын тотып төшкән фото куйды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.
«Әтиемнең абыйсы Мәһдиев Фоат Хәниф улы. 160нчы танк бригадасында, 352нче батальонда сержант званиесендә хезмәт иткән. 19 яшендә 1942 елның июль аенда Воронежда һәлак булган», – дип язган ул.
Искәртик, «Үлемсез полк» быел онлайн-режимда узды. Бу иминлекне тәэмин итү максатыннан эшләнде.
Фото: https://shahrichalli.ru/