Гвинея-Бисау Президенты һәм Татарстан Рәисе Казан университеты студентлары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Гвинея-Бисау Президенты Умар Сисоку Эмбало Казан федераль университетында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Чит ил лидеры Гвинея-Бисауның бу югары уку йортында белем алучы студентлары белән очрашты.
Элегрәк Умар Сисоку Эмбалога Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк буенча экскурсия уздырдылар.
Гвинея-Бисау лидеры Татарстанга Россиягә эш сәфәре кысаларында килде. Кичә ул Мәскәүдә узган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты һәм Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте