Миңнеханов: Бүген бер генә тармакны да цифрлы технологияләрсез күз алдына китереп булмый
Бүген барлык тармаклар да цифрлы технологияләр кулланып үсеш аларга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Генераль прокуратурасының панель дискуссиясендә белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
«Заманча темп гаять зур мәгълүмат таләп итә дип саныйм. Без 20 ел элек цифрлаштыру процессын башлаган гына вакытта, бөтенләй башка идек. Бүген ярты сәгать эчендә син бөтен кирәкле мәгълүматны таба һәм ниндидер карарлар кабул итә аласың, элегрәк аларны 1-2 ай килештерәләр, ә кайчагында югалтырга да мөмкиннәр иде», - диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген цифрлы технологияләрсез бер генә тармакны да күз алдына китереп булмый. «Мәдәниятне яки медицинаны цифрлаштырудан башка күз алдына китерегез. Бу мөмкин түгел. 20 ел элек булган һәм бүгенге медицинаны чагыштырыгыз. Дәүләт идарәсе, халыкның реакциясе һәм башкалар. Ягъни барысы да реаль вакыт режимында күзәтелә», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
«Төзелештә барысы да автоматлаштырылган, гайканы кем һәм ничек борганына кадәр билгеләнә. Яки Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын карагыз, ул цифрлаштыру буенча сәнәгатьчеләрне узып киткән булырга мөмкин. Фермер сыерларны кайчан каплатырга яисә кырларга күпме ашлама кертергә кирәклеген белә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук элек өйгә көн саен хатлар тутырылган ике дипломат белән кайтуын исенә төшерде. «Бүген мин почтаны интернет булган бөтен җирдә карый алам», - дип йомгаклады Татарстан Рәисе.