Мошенниклар Сарман районы башлыгы исеменнән ялган телеграм-аккаунт ясаган
Мошенниклар телеграмда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның ялган аккаунтын ясаган. Билгесез кешеләр аның исеменнән ялган хәбәрләр җибәрәләр. Бу хакта район башлыгы үзе телеграм-каналында хәбәр итте.
«telegramда чит кешеләр минем исемнән язуны дәвам итәләр. Зинһар, игътибарлы булыгыз», - дип кисәтә ул