Константин Косачев KazanForum-2024 катнашучыларын берләштерүче сәбәпне атады
Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышыннан соң бу көннәрдә уза торган KazanForum-2024 катнашучыларын нәрсә берләштерүен әйтте.
«Монда төрле илләрдән, төрле телләрдә сөйләшүче төрле конфессияләр вәкилләре җыелды. Без барыбыз да кешелекнең төп байлык булуын аңлыйбыз. Без бер-беребез белән янәшә яшәп кенә калмыйча, бер-беребезне тулыландыра, гармониядә яши һәм моннан өстәмә көч ала алабыз. «Россия — Ислам дөньясы» форумындагы барлык сөйләшүләрнең мәгънәсе шунда», — дип хәбәр итте ул журналистларга.
Федерация Советы вице-спикеры фикеренчә, «Россия – Ислам дөньясы» форумы бүгенге дискуссия кысаларыннан читкә чыгучы күпкә зуррак әһәмияткә ия. «Монда кеше цивилизациясе төзелешенең төп мәсьәләләре турында фикер алышу бара», – дип ассызыклады Косачев.
Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, төркмән халкы милли лидеры һәм Төркмәнстанның халык советы башлыгы (Халк Маслахаты) Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Леонид Слуцкий катнашты.