Миңнеханов Слуцкий белән Казан Богородица монастыре комплексын торгызу турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитет рәисе Леонид Слуцкий белән Казан Богородица монастыре комплексын торгызу турында фикер алышты. «Россия-ислам дөньясы: KazanForum» стратегик күзаллау төркеме утырышыннан соң кунак партиядән ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Без Казанда Җәмигъ мәчете төзиячәкбез. Параллель рәвештә Казан Богородица монастыренең тулы комплексы торгызылса бик дөрес булачак», – диде очрашуда Миңнеханов.
Слуцкий үз чиратында партиянең якын арада барлык кирәкле эшләрне башкарачагына ышандырды.
Очрашуда булган Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Казан Богородица монастыре комплексын торгызу проектын тормышка ашырырга әзерлеге өчен Миңнеханов һәм Слуцкийга рәхмәт белдерде.
Искәртик, Богородица монастыре территориясендә Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуны 2021 елда тәмамладылар. Хәзер Миңнеханов кушуы буенча монастырь комплексын алга таба торгызу буенча эшләр алып барыла. Аерым атаганда проект-эзләнү эшләре бара.