Мордовиянең Саранск шәһәре мөселманнары мәчет территориясен төзекләндерде
Мордовиянең Саранск шәһәрендә «Әл-Мансур» Җәмигъ мәчете җәмәгатьчелеге мәчет территориясен чистарту һәм төзекләндерү өмәсе үткәрде. Төрле яшьтәге кешеләр, гаиләләр тәртип урнаштыруда ярдәм итәргә килгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.
Мәчет имамнары Раил хәзрәт Әсәенов җитәкчелегендә үрнәк күрсәтте. Өмәдә катнашучыларның барысын да традиция буенча тәмле аш көтә иде, аны мәчет имамы Ибраһим хәзрәт Әсәенов әзерләде. «Безнең мәчет Саранскиның истәлекле урыны, республикабызның күп кунаклары бирегә килә. Мәчетнең дә, аның тирәсендәге территориянең дә төзек, чиста булуы мөһим», - дип белдерде Айса хәзрәт Юмаев.
Ләмбир авылының мөселман җәмәгатьчелеге авыл зиратында тәртип урнаштырды. Өмәгә килгән берничә дистә кеше зират территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнде.
«Каберләрне карау - ул киткән буыннар алдында безнең бурыч. Авыл зиратында шул исәптән күп кенә сугыш ветераннары җирләнгән, нәкъ менә май аенда аларның туганнары каберләрен зиярәт итә. Шулай булгач, зиратның каралган булуы һәм анда билгеләнгән тәртип саклануы безнең өчен мөһим», - дип билгеләп үтте Ләмбир мәчете имамы Рәшит хәзрәт Сәйфуллов.