Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә
Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә. Чираттагы агач утырту эшләре Бөгелмә районының 15 нче «Светлячок» балалар бакчасы территориясендә оештырылган. Акциядә ТР ДКУ «Бөгелмә урманчылыгы» хезмәткәрләре – урманны саклау буенча инженер Ольга Волкова һәм хезмәтне саклау буенча белгеч Алия Мөхәммәтханова, балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре катнашкан.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 5 данә нарат һәм миләш үсентесе утыртылган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
«Балалар «Хәтер бакчасы» акциясенә рәхәтләнеп кушылды, – ди Ольга Волкова. – Очрашу барышында без аларга урманнар, аларның функцияләре һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләдек».
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе быел 18 мартта башланып китте. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн агач утырту.
Чараны «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра.