Рөстәм Миңнеханов Елена Шмелевага «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды
Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сириус» федераль территориясе Советы рәисе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әңгәмә барышында талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Татарстанның «Сириус» үзәге белән хезмәттәшлеген алга таба үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Елена Шмелевага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды, диелә хәбәрдә.