Буадан Лисичанскига ике километрдан артык корыч торба һәм җиде тонна яшелчә илткәннәр
Татарстан шефлык итә торган Лисичанск шәһәренә Буадан гуманитар йөк илтеп тапшырылды. Яшелчәләр һәм шәһәр халкына кирәкле корыч торбалар инде бушатылган, киләсе бурыч – махсус операциядә катнашучыларга автомобильләр һәм посылкалар китерү.
«Татар-информ»га Буа районының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, барлыгы 2 километрдан артык корыч торба һәм 7 тонна яшелчә илтеп тапшырылган.
«Бергә без көчле, бергәләп без алгы сызыкта булганнарга ярдәм итәбез. Гуманитар йөк җыю һәм илтүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт», – ди район башлыгы Ранис Камартдинов.
Хәрбиләргә шефлык ярдәме партиясенә бронежилетлар, госпитальләр өчен медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр керә. Махсус операция катнашучыларына шулай ук өч берәмлек техника: мотоцикл һәм ике автомобиль тапшырылачак.
- Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да искә алына.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.