Тубылда гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйрәме булды
Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә кыйммәтләре» чарасы булды. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Себер-татар мәдәнияте үзәге» төркемендә хәбәр ителә.
Бу көнне гаиләләр чәй табыны артына җыелды, анда гаилә традицияләренә һәм гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар.
«Бәйрәм атмосферасы мәдәни күптөрлелеккә карата үзара аңлашу һәм хөрмәт белән сугарылган иде. Кунаклар үзләренең гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, башка гаиләләрнең традицияләре турында да күп кенә яңа нәрсәләр белде», диелгән хәбәрдә.