Татарстан Диния нәзарәте барлык дин кардәшләребезне Изге Болгар җыенына чакыра
Татарстан Диния нәзарәте барлык дин кардәшләребезне Татарстан мөселманнары тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә – 19 майда узачак Изге Болгар җыенына чакыра. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Идел буе Болгарстаны тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган чарада һәр мөселман үз күңеленә ошаганны таба алачак. Искәртеп узабыз, быел Болгар җыенының дини өлеше көчәйтелде: тәүге тапкыр җәмәгать белән тәүбә кылу Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак, диелә хәбәрдә.
Шулай ук изге җирләргә хаҗ кылырга хыялланган һәр мөселманга Изге Болгар җыенында юллама оту мөмкинлеге тудырыла. Юллама отучылар хаҗны хәләл җефете белән бергәләп кыла алачак: гаиләле парлар арасында изге урыннарга юллама уйнату кагыйдәләре моны эшләргә мөмкинлек бирә.
Тәүбә кылу чарасы Кече манара янында якынча 9:30 сәгатьтә уза. Аны күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Баш мөфти мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итәчәк. Анда Татарстан Мөфтие һәм мөхтәсибләре, Татарстан Диния нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния нәзарәтенең барлык имамнары, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнаша.
Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнату Изге Болгар җыенының тагын бер бизәге булып торачак. Юлламалар өйлә намазыннан соң (якынча сәг. 12:30-13:30-дә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатылачак һәм гаилә парлары арасында 2 этапта узачак. Гаилә парларының икесенең дә Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела.
Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Диния нәзарәте өстәленә килеп теркәлергә кирәк. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнаша. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы (мөһере) сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак, диелә хәбәрдә.
Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерә һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны ала. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырыла. Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатыла.
Икенче этап 1 нче этапның 15 җиңүчесе арасында уза: оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны ала. 3 җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча 2 шәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырыла.
Болгар җыенында шулай ук хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру күздә тотыла, диелә хәбәрдә.