Мәгариф министрлыгы: Россиядә чит ил студентларының күбесе Ислам хезмәттәшлеге илләреннән
Россиядә хәзерге вакытта 355 мең чит ил студенты укый. Шулардан 245 меңгә якыны Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән килгән, дип сөйләде ТАСС агентлыгына «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Айрат Гатиятов.
«Әлбәттә, нигездә — БДБ илләреннән, әмма шул ук вакытта Мисырдан, Ираннан бик күп студентлар бар. Мисырдан 15 меңгә якын кеше безнең илдә укый», - дип уртаклашты министр урынбасары.
Аның мәгълүматлары буенча, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән укырга килгән 80 меңгә якын студент бушлай белем ала. 10 мең студент - оешма илләренә бирелгән квоталар кысаларында. Калганнары үз көчләре белән укырга кергән.
Айрат Гатиятов искәрткәнчә, Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында фәнни дәрәҗәләрне һәм дипломнарны үзара тану турында 25 килешү төзелгән. Тиздән мондый килешүләр тагын өч ил: Оман, Алжир һәм Согуд Гарәбстаны белән төзеләчәк.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылды. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан форум федераль статус алды.