Президент Рәиси һәлак булганнан соң, Иран хөкүмәте белдерү белән чыгыш ясады
Иран хөкүмәте ил Президенты Сәйд Ибраһим Рәисинең вертолет һәлакәтендә үлүе турында белдерү белән чыгыш ясады. Ул кабинетның Telegram-каналында урнаштырылган.
«Иран халкының хезмәт сөючән һәм ару белмәс, илнең үсеше һәм прогрессы юлында Иранның бөек халкына хезмәт итүдән башканы эшләмәгән Президенты вәгъдәсен үтәде һәм гомерен милләт өчен корбан итте», — диелә белдерү текстында.
Хөкүмәт шулай ук бу вакыйгага бәйле рәвештә кайгы уртаклаша һәм «зур кодрәтле Аллаһ һәм бөек халык ярдәме белән» ил белән идарә итүдә «бернинди дә өзеклекләр булмаячак» дип ышандыра. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Азәрбайҗаннан сәфәрдән кайтып килүче Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси кичә, 19 майда вертолет һәлакәтендә һәлак булды. Аның белән бергә һава судносы бортында Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдуллахиан, Тәбриз шәһәре имамы Мөхәммәд Али әл-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, экипаж әгъзалары һәм бер сакчы була. Һәлак булганнарның мәетләрен Тәбризгә җибәргәннәр.