Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны «Бердәм Россия» праймеризында катнашырга чакырды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы Апас бистәсендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Сез күбрәк ышанган кандидат өчен тавыш бирегез», — дип белдерде партиянең Татарстан бүлеге секретаре.
Мөхәммәтшин искәрткәнчә, «Бердәм Россия» — сайлаулар алдыннан алдан тавыш бирүне үткәрә торган бердәнбер партия.
«Бу безнең өчен җаваплы чара. Моны демократия дип саныйбыз. Шулай итеп без сайлаучылар белән кандидатлар буенча киңәшләшәбез. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кешеләр үз фикерен белдерәчәк», - диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, праймериз яңа чакырылыш парламентында әзерлекле, грамоталы, анализлый белгән депутатлар булсын өчен үткәрелә.
«Бу парламентка Рәис һәм Татарстан Хөкүмәте, район башлыклары белән бергә республиканы алга таба үстерү буенча бурычларны бергәләп хәл итү өчен уңышлы хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип нәтиҗә ясады Мөхәммәтшин.
Электрон алдан тавыш бирү 20 майда Мәскәү вакыты белән төн уртасында PG.ER.RU сайтында башланды. Иң күп тавыш җыйган кандидатлар депутатлыкка кандидат була алачак. Сентябрьдә Татарстанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак.