Транспорт министрлыгы юл видеокамералары куллануның яңа кагыйдәләрен килештерде
РФ Транспорт министрлыгы юлларда видеокамералар куллану өчен яңа федераль кагыйдәләрне Эчке эшләр министрлыгы, төбәк хакимиятләре һәм бизнес белән килештерде. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.
Нормалар 1 сентябрьдә гамәлгә керергә тиеш — карарны якын арада РФ Хөкүмәтенә юллаячаклар. Шул ук вакытта Транспорт министрлыгына компромисска барырга – проекттан барлык камераларның мәҗбүри рәвештә ГОСТка туры килергә тиеш булу шартын, шулай ук динамик юл таблоларының мөһим ролен алып ташларга туры килде. Моңарчы бу нигезләмәләр тәнкыйтьләнгән иде.
Шул ук вакытта документка юлларда кагыйдә бозуларны теркәү өчен күчмә комплекслар урнаштырылган машиналарны маркировкаларга мәҗбүр итүче яңа норма кертелә. Мондый машиналар юл хәрәкәтенең башка катнашучылары алдан ук күрә алырлык итеп маркировкаланырга тиеш.
Искәртик, элегрәк Россиядә ясалма интеллектлы штраф камераларын күбрәк урнаштырырга ниятләделәр. 2023 елда муниципаль учреждениеләрдә күзәтү камераларына ихтыяҗ 2,5 тапкыр арткан. Softlogic ясалма интеллектлы системалар җитештерүче компаниясе хуҗасы Денис Логинов әйтүенчә, ихтыяҗ артуы мондый камераларның бик эффектив булуы белән бәйле.