Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов эшенә велосипедта килгән
![Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов эшенә велосипедта килгән](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/24/51bce741e169c5e5c0a96a8ecf42a357.jpg)
Бүген, 24 майда, иртәнге сәгать 7дән Әлмәттә «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясе узды. Акция ел саен үтә. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та башкарма комитетка эшкә велосипедта килде.
«Кушылмыйча булмый! Иң мөһим бүләк – позитив, яхшы кәеф, сәламәтлек! – дип мөрәҗәгать итте ул Әлмәт халкына. – Һава торышы шәп, шуңа күрә барыгызны да әлеге акциягә кушылырга чакырам!».
«Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтенда сөйләүләренчә, шәһәр урамнарында биш «энергетика ноктасы» эшләгән. Бу нокталарда волонтерлар акциядә катнашучыларга «файдалы» пакетлар өләшкән.
Пакетларга әфлисуннар, кəгазь кулъяулыклар, су, буклет, сәүдә-прокат үзәкләре челтәренә 30 процент ташлама бирә торган сертификат сагынган. Сәгать ярым эчендә барлыгы 500 пакет таратылган.
Тимур Нагуманов бүген көне буе велосипедта йөрергә – очрашулар һәм эшлекле сәфәрләргә барырга планлаштыра.