Биектау районында күлдә су коенганда ир-ат батып үлгән
Биектау районының Юртыш бистәсе янында Юртыш күлендә су коенганда 38 яшьлек ир-ат батып үлгән. Бу хакта республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе хәбәр итә.
Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган булган. Ир-атның мәетен ярдан 20 метр ераклыкта тапканнар.