Татарстанның ике районы прокуратурасына яңа җитәкчеләр билгеләнде
Татарстанның Мамадыш һәм Баулы районнары прокуратураларында яңа кадрлар билгеләнеше булды. Бу мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына республика прокуратурасының матбугат хезмәтендә расладылар.
Мамадыш районы прокуроры итеп моңа кадәр Алабуга прокуроры урынбасары вазифасын башкарган Артур Князев билгеләнде. Баулы шәһәр прокуратурасын исә Сәйяр Зиятдинов җитәкләячәк. Ул моңа кадәр ТР прокуратурасының хокукый статистика, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән иде.
Яңа җитәкчеләрне коллективларга Татарстан прокуроры Альберт Сөяргулов рәсми рәвештә тәкъдим итте.