Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейбол клубын Суперкубок яулавы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын Россия Суперкубогында җиңүләре белән котлады.
Котлау телеграммасы волейболчыларга, команданың баш тренеры Зоран Терзичка, «Динамо-Ак Барс» клубы президенты Леонид Барышевка, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка юлланган.
«Сезне Россия Суперкубогында яулаган җиңүегез белән котлыйм. Бу уңышның әһәмияте икеләтә зур, чөнки «Динамо-Ак Барс» дүртенче мәртәбә әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булды һәм бу абруйлы турнирда үз рекордын яңартты», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.