Татарстанда -24 градуска кадәр салкын булачак
Иртәгә, 23 декабрьдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы һәм температураның кискен төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Сишәмбе көнне республика аша салкын һава фронты үтәчәк, шуннан соң төбәккә Арктиканың бик салкын һавасы бәреп керәчәк.
Татарстанда болытлы һава сакланачак. Вакыты белән кар явачак. Моннан тыш, урыны белән (Казанда – көндез) бураннар чыгып, күз күреме бер-ике километрга кадәр начарланачак. Аерым районнарда бозлавык та булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан искән җил вакыт узу белән юнәлешен төньякка үзгәртәчәк. Кайбер җирләрдә аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төндә һәм иртән һава температурасы -2, -7 градус булса, көн дәвамында республика территориясендә кичкә таба -12, -17 градуска кадәр суытачак. Төбәкнең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә термометр баганалары -19, -24 градуска кадәр төшәчәк (ТР башкаласында – -20, -22 градуска кадәр).
Республика метеорологлары мәгълүматларына караганда, чәршәмбе, 24 декабрьдә, Татарстанда бик салкын һава торышы саклана. Температура төнлә -25тән -30 градуска кадәр (аязган вакытларда -33кә кадәр), ә көндез -18дән -23 градуска кадәр (көнчыгышта -27гә кадәр) булачак. Урыны белән аз гына кар явачак.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә, 25 декабрьдә, төбәк карлы һава фронты зонасында калачак. Ләкин көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнлә -21дән -26 градуска кадәр (көнчыгышта аязганда -31гә кадәр), көндез -17дән -22 градуска кадәр (көнчыгышта -25кә кадәр) тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәгенең якынча мәгълүматлары буенча, җомгага каршы төндә, 26 декабрьдә, аязган вакытларда һава һаман да бик салкын булачак: -23тән -28 градуска кадәр (көнчыгышның кайбер җирләрендә -33кә кадәр). Иртән һәм көндез Татарстан аша карлы һава фронты үтәчәк. Нәтиҗәдә, һава температурасы әкренләп республиканың көнбатышында -6, -11 градуска, көнчыгышында -16 градуска кадәр җылыначак.