Пенсионерлар льготаларга хокукларын MAX мессенджеры аша раслый алачак
Пенсионерлар һәм инвалидлыгы булган кешеләр хәзер льготаларга хокукларын MAX мессенджеры ярдәмендә раслый алачак. Электрон таныклык кибетләрдә ташламалар алганда, музейларга бушлай кергәндә яисә транспортта льгота белән йөргәндә кәгазь документ урынына телефон кулланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының MAX каналында хәбәр ителде.
Электрон таныклык Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерелә. Моның өчен порталда расланган хисап язмасы булырга һәм Россия Социаль фондына шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Пенсионерлар моны «Эш һәм пенсия» бүлегендә, ә инвалидлыгы булган гражданнар «Күрсәтү өчен документлар» бүлегендә башкара ала.
Шуннан соң MAX кушымтасында профильгә кереп, «Цифровой ID» бүлеген сайларга һәм «Создать» төймәсенә басарга кирәк. Кулланучыдан ризалык бирү, тәкъдим ителгән ысулларның берсе белән шәхесен раслау һәм селфи ясау таләп ителәчәк. Тикшерү тәмамлануга, таныклык кушымтадагы профильдә автоматик рәвештә күренәчәк.
MAX кушымтасындагы документ кәгазь таныклык белән бертигез юридик көчкә ия. Мондый мөмкинлек моңа кадәр күп балалы гаиләләр өчен дә булдырылган иде.