Аксубай районы җыйган гуманитар ярдәм Лисичанск шәһәренә барып җитте
Татарстан Республикасы шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә Аксубай районы халкы, предприятиеләре һәм эшмәкәрләре җыйган гуманитар ярдәм илтеп җиткерелде.
Йөк составында тыныч тормышны торгызу өчен кирәкле төзелеш материаллары: ОСП-плиталар, дизель генераторлары, җиһазлар һәм эш кораллары бар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Нива» автомобиле һәм адреслы посылкалар җибәрелде.
Гуманитар колоннаны Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов озата барды. Эш сәфәре барышында ул шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыков белән очрашты. Алар алга таба үзара хезмәттәшлек итү һәм шефлыкка алынган шәһәргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен тарттыштылар.