Юрист багаж югалткан өчен авиакомпаниядән ничек компенсация алырга кирәклеген аңлатты
Әгәр авиакомпания пассажир багажын югалтса, мәсьәләне чишүнең өч варианты бар: бер килограммы өчен 600 сумга кадәр түләү, иминиятләштерү һәм, ниһаять, реаль чыгымнарны компенсацияләү. Бу хакта туризм өлкәсендә эшләүче юрист Эдуард Шалоносов «Радио 1»гә сөйләде.
«Пассажир багажын эзләве турында гариза язарга тиеш. Кагыйдә буларак, 60 процентын таба алмыйлар, чөнки аны урлаган яки башка илгә җибәргән булалар. Боларның барысын да авиакомпания кайтарачак», - дип ассызыклый белгеч.
Шул ук вакытта ул иминиятләштерүдә экономияләмәскә киңәш итә. Полисның уртача бәясе 3 мең сум тәшкил итә, бу чемодан бәясеннән күпкә кимрәк.
«Әгәр чемодан табылса, аны пассажирга, кая гына китсә дә, бушлай илтергә тиешләр. «Үзегез килегез» таләбе – законсыз», - дип басым ясый эксперт.