Актаныш укучылары махсус операция хәрбиләре өчен мендәрләр тегә
Актаныш районы Балалар иҗат үзәгендә Дизайн студиясен җитәкләүче Разида Зарипова бу көннәрдә укучылары белән үзенчәлекле тегү эше белән мәшгуль. Оста куллы укучылары белән ул махсус хәрби операциядә яраланган солдатлар өчен мендәрләр тегә. Бу хакта «Актаныш-информ» газетасы хәбәр итә.
Махсус мендәрләрне «подушка-кость» дип атыйлар. Бу – ортопедик мендәр. Ул операция ясалган авыруларга баш, култык, аяк астына салып ятарга, шул рәвешле авыруларның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә.
«Сөяк-мендәр» ясау идеясен «Актаныш» волонтерлык хәрәкәтеннән Резеда Храмова тәкъдим иткән.
Мендәр эченә тегүдән артып калган материал кисәкләре, иске, әмма чиста итеп юылган, үтүкләнгән йомшак эчке киемнәр тутыралар. Анысын Резеда Храмова үзе башкарып чыга, Актанышбаш клубында да бу эшне дәвам итәләр.
Кышкы каникулда ял итеп килгән балалар мәктәптән соң Дизайн студиясенә килгәч, бу игелекле эшне бергәләп башкара.