Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә «Ачык ишекләр» көне узды
Күәм урта мәктәбендә ата-аналар өчен «Ачык ишекләр» көне узды. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.
«Ачык ишекләр» көне - ата-аналар өчен укыту шартлары, программалар белән танышу, шулай ук укытучылар һәм мәктәп администрациясе белән очрашу өчен үткәрелә торган чара.
Ул мәктәп турында күбрәк белү, аны эчтән күрү, кызыксындырган сораулар бирү, җаваплар алу һәм баланы укыту белән бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге дә.
Ачык дәрестән соң ата-аналар сыйныфларда балаларының үз-үзләрен тотышы, мәктәп үткәргән чаралар һәм 2025-2026 уку елының икенче яртысына планнар белән танышты.