Казанда питбайкта автоинспекторлардан качмакчы булган үсмерне җәзага тарттылар
Казанда Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләреннән питбайкта качарга маташкан үсмергә карата тиешле чаралар күрелде
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, кичә 16:00 сәгатьтә инспекторлар Мәктәп урамында питбайкта баручы 17 яшьлек үсмерне күреп алган һәм егеткә туктарга кушкан. Үсмер егет полиция таләбен үтәмәгән һәм качмакчы булган. Инспекторлар машинада егет артыннан куган һәм нәтиҗәдә аны Мамадыш трактындагы йортларның берсе янында туктаткан.
Үсмергә карата 5 беркетмә төзелгән, ә питбайкны штрафстоянкага җибәргәннәр. Егетнең әнисенә 30 000 сум штраф салганнар.