Татарстанда эссе һава торышы саклана, урыны белән яшенле яңгыр көтелә
Бүген, 7 майда, Татарстанда аномаль җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, шулай ук яшенле яңгыр яварга мөмкин.
Җилнең юнәлеше төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда 15 метрга кадәр көчәя (Татарстан башкаласында - 14 метрга кадәр).
Җылы төннән соң (+10..+15 градус) көндез термометрның терекөмеш баганасы +22..+27 градуска (Казанда +23..+25 градуска) кадәр күтәреләчәк.