Пермь краенда пилотсыз очкычлар сәнәгать объектларына һөҗүм иткән
Пермь краенда БПЛА сәнәгать мәйданчыкларына һөҗүм иткән. Бу хакта социаль челтәрләрдә төбәк башлыгы Дмитрий Махонин хәбәр иткән.
«Пермь краеның сәнәгать мәйданчыкларына дошман пилотсыз очкычлары очып килде. Барлык оператив хезмәтләр дә урында эшли. Хезмәткәрләр эвакуацияләнде», - дип язган ул.
Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.