Мәскәүдә Муса Җәлилгә багышланган «Шагыйрь һәм музыка» гала-концерты узды
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Зарядье» концерт залының кече сәхнәсендә «Шагыйрь һәм музыка» дип аталган беренче Халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең гала-концерты булып узды.
Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, чара шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә (1906-1944) багышланган. 2022 елда аның тууына 116 ел тулды.
Фестиваль кысаларында Мәскәүдә узган әлеге концерт инде сигезенчесе. Җидесе Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә — Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Җәлил шәһәрләрендә дә шундый ук уңыш белән узды.
Проектның авторы һәм концерт программаларының режиссеры — Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева. Гала-концертта шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашты.
«Шагыйрь һәм музыка» фестивале төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәнүче һәм декламация белән шөгыльләнүче сәләтле балаларга Татарстанның һәм Мәскәүнең иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясау мөмкинлеге бирде. Концертларда «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсы лауреатлары да катнашты. Кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләре татар, рус һәм испан телләрендә яңгырады.