«СОлНЦе» директоры Павел Шмаков: «Укытучы ирекле булсын, аны тикшерергә кирәкми»
Павел Шмаков рус милләтеннән булса да, башында түбәтәй, үзе Хәтер көне митингына йөри, татар теле дәресләрен яклап прокуратура сукмагын таптый, дөреслекне ярып әйтә. «Балама анда уку ошады, әмма безнең өчен бу ятрак нәрсә» «СОлНЦе» турында күптән язасым килеп, кулым кычытып йөри иде. Анда балаларын укытучы таныш-белешләрем белән дә аралашып алдым. «Кызым ул мәктәптә укыды. Мин аны „неформаллар“ мәктәбе дип атар идем. Ә укытучылары — университет профессурасы. Аларның биремнәрен гади мәктәп укытучысы да чишә алмый, югары математика укыйлар. Читать дальше...