Россия Президенты Татарстан Тикшерү комитетының яңа башлыгын билгеләде
![Россия Президенты Татарстан Тикшерү комитетының яңа башлыгын билгеләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/f142b274fe154db705f501f5fb37367b1bdc549c/store/fill/780/440/7381629aec672e4af06a42924e2ebae65d3ce93a1e5c8a266cdb353ceb5f/0156.jpg)
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Алексей Новиков). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Тикшерү комитетының яңа башлыгын билгеләде. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
ТР буенча РФ Тикшерү комитетының яңа башлыгы юстиция полковнигы Валерий Липский булачак.
- Липский 1977 елда Тамбовта туа. 1999 елда РФ Оборона министрлыгы Хәрби университетының прокурор-тикшерү факультетын тәмамлый.
- 1999-2004 елларда хәрби прокуратура тикшерүчесе булып эшли, 2004 елда Мәскәү өлкәсе прокуратурасына хезмәт итә, анда өлкән тикшерүче вазифасын башкара.
- 2007 елдан 2016 елга кадәр Липский Мәскәү өлкәсендә Истра шәһәренең тикшерү бүлеген җитәкли, ә узган елның 14 гыйнварында Башкортстан Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.