Татарстан йөртүчесе Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанан килгән зур йөк машинасы Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу хакта Саратовның яңалыклар сайты хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, бүген иртәнге алтыда Саратов өлкәсендә Сызрань-Волгоград юлының 87нче чакрымында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Ульяновскидан килгән фураның 30 яшьлек йөртүчесе «авария» юл билгесе белән туктап торган Татарстан машинасын бәрдергән. Зур йөк машинасын 47 яшьлек ир-ат йөрткән.
Авария сәбәпчесе булган шофер кабинада кысылып калган. Кабинадан аны коткаручылар чыгарган. Зыян күргән ир-атны «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә тапшырганнар.