Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость

Казан читендәге бистәдә янгын: «Баланы яланаяк урамга чыгарып бастырдым...»

19 март кичендә Казан янындагы Вознесенье бистәсендә чыккан янгыннан соң, Әнвәр абый Каниев гаиләсе – тормыш иптәше Равилә, кызы Фирүзә һәм өч яшьлек оныгы Азат белән урамда кала. «Интертат» Әнвәр абыйның кызы Фирүзә Каниеваның хәлләрен белеште.

«Бәхет эзләп Татарстанга кайткан идек»

Каниевлар гаиләсе 2001 елга кадәр Үзбәкстанда яшәгән.

Минем әби-бабайларым Татарстанның Әтнә районыннан. Үзбәкстанга сөрелгән булганнар. Шунда туып-үссә дә, әтине барыбер тамырлары тартты, Татарстанга кайтасы килде. Үзбәкстанда яшәгәндә дә гаиләдә гел татарча гына сөйләшеп, телебезне саклап, үзебезчә итеп яшәргә тырыштык. Хәзер улым Азатны да татарчага өйрәтәбез. 

Монда яшәү җиңелрәк булыр дип, 2001 елда Казанга күчендек. Барыбыз да эшләп, бер тиен дә ипотекага кермичә, бөтен булган акчаларыбызны сарыф итеп салган идек без бу йортны. Әти белән икәү Казанга йөреп эшләдек. Әти, пенсиядә булса да, балалар бакчасында хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр. Миңа үз вакытында кондуктор булып эшләргә дә, базарда азык-төлек сатарга да туры килде. Хәзерге көндә мин Казанның 18нче гимназиясендә пешекче. Әни хуҗабикә, бакчага йөри башлаганчы, минем 3 яшьлек улымны карады, – дип таныштырды мине Фирүзә Каниева гаиләләре белән.

 

Фото: ©  Фото «В Казани поймут» «Телеграм» каналыннан алынды

«Улым куркырга өлгергән, «әни» дип мине чакыра»

Баштарак фатир яллап яшәгән гаилә 2007 елда агачтан йорт салып керә. Әнвәр абый әлеге өйнең күп эшләрен үз куллары белән эшли, проектын да үзе әзерли. Шул кадәр күп көч, хәләл хезмәте кергән йортның берничә минут эчендә көлгә әверелүен күреп тору йорт хуҗасына аеруча да авыр була.

Янгын 19 март, ял көнне килеп чыкты. Мунчабызны йорт янәшәсенә салган идек. Аларны җылытылмый торган веранда тоташтыра. Мин башта керләр юып элдем, аннары ишегалдындагы пристройда җыештыру эшләре белән йөри идем. Улым Азатның: «Әни», – дип чакырганын ишетеп, өйгә кердем. Ул мультфильм кабызуымны сорады. Аңа телевизорны кабызып биреп, кире чыгып бара идем, әни кычкырып җибәрде. Ул йортның мунча ягыннан төтенләвен күреп алган икән.

Йөгереп барып, мунчаның алгы өлешен ачып карадык – дөрләп яна. Ялкыны санаулы минутлар эчендә йортыбызга күчеп өлгерде. Әни  ярдәмгә күршеләрне чакырырга чыгып чапты. Мин, телефонны алып, тиз-тиз «112» хезмәтен җыярга тотындым, тик элемтәгә чыга алмадым. Ул арада «әни!» дип, инде куркырга өлгергән улым аягыма килеп ябышты. Азатны күтәреп, тиз генә урамга чыгарып куйдым да янгынны сүндермәкче булып өй эчендә калган әти янына ашыктым. Әти исә һаман нидер эшли алачагыбызга өметләнә, миңа: «Краннан су агызып бир», – ди. Ә йорт эче инде кап-кара төтен, сөйләшерлек тә түгел... «Юк, әти, булмый», – дип, аны да тиз генә урамга алып чыктым.

 

Янгын сүндерүчеләр 40 минут узгач кына килделәр. Ул чакта йорт янып бетә язган иде. Агач булгач шулхәтле тиз яна икән, анда бернәрсә эшләрлек тә түгел иде.

Рәхмәт күршеләребезгә. Барысы җыйнаулашып килеп, ишегалдындагы машинабызны этеп ераккарак күчерештеләр. Аның ачкычы да, башка әйберләребез белән бергә йорт эчендә калды… Җиһазларны да, киемнәрне дә – бернәрсәне дә алып чыгып булмады. Куркуымнан Азатны бөтенләй яланаяк урамга алып чыгып бастырганмын… Кулымдагы менә шушы телефоннан башка бернәрсәбез дә юк хәзер…

Янгын сарайга күчәргә өлгермәде – тавыкларыбыз исән калды. Ә йортыбыз белән мунча урынында хәзер көл өеме генә», – дип елый Фирүзә.

«Җәйгә йорт салып кереп булмасмы»

Тикшерүчеләр фаразлавынча, янгын мунчадагы электр чыбыгындагы кыска ялганыштан башланган.

Каниевларның йорты, кызганычка, чыгымнары зур булганга, иминиятләштерелмәгән булган. Шуңа да әлеге гаилә бары тик мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә генә өметләнә ала. Фирүзәнең өстенә хәзер, әти-әнисен кайгырту белән беррәттән, кечкенә улын аякка бастыру, тору урыны юнәлтү бурычы да йөкләнгән. Улының әтисеннән дә ярдәм көтә алмый. «Ул хәзер Үзбәкстанда. Документлары тәртиптә булмау сәбәпле, аңа Татарстаннан китәргә туры килде. Соңгы вакытта гомумән аралашмыйбыз», – диде ул.

Каниевларга беренчел көнкүреш кирәк-яраклары белән күршеләре ярдәм иткән. Гаилә әлегә Казандагы туганнарында яши.

Гел туганнарда да торып булмый шул. Яллап торырга фатир таптык инде, шушы көннәрдә күченәчәкбез. Тик фатирда тору бәясе дә 25 мең сум, безнең гаилә өчен кыйммәт. Җәй эчендә, бәлки, әйбәт кешеләр ярдәме белән, шул ук урында кечкенә генә йорт салып кереп булмасмы, дигән өметтә торабыз, – диде Фирүзә. 

 

Фото: © «В Казани поймут» «Телеграм» каналыннан

Вознесенье бистәсендәге «Рәшидә» мәчете имамы Габдулла хәзрәт Гыйләҗев әлеге гаиләгә ярдәм җыю эшен оештырган.

Әнвәр абый мәчетебезнең җомга намазларын калдырмый. Актив мәхәллә халкы белән авырлык килгән дин-кардәшебезгә булдыра алганча ярдәм күрсәтергә булдык. Күрше мәчеттән дә ярдәм итүчеләр булды, – диде ул.

Безнең укучыларыбыз арасында да каза күргән гаиләгә ярдәм итәргә теләк белдерүче шәфкатьле кешеләр булыр дип ышанабыз. Бүген 50-100 сум да Каниевлар гаиләсе өчен файда булыр иде.

Акчаны 89625567730 номеры буенча күчерергә мөмкин. Карта: Тинькоф 5536914145920074 (Гыйләҗев Габдулла)

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангельский «Ледокол» вышел в четвертьфинал Ночной хоккейной лиги



Жизнь

Новая попытка азербайджанских вандалов исламизировать армянское культурное наследие в оккупированном Шуши






103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане




Новости Казани

Как русские города выглядели бы в параллельной вселенной (фото)

МАПРЯЛ проведёт цикл семинаров для педагогов-русистов из зарубежных стран

Названы популярные у россиян направления для путешествий

«Флот РТ» запустил регулярную пассажирскую переправу из Казани в Верхний Услон


Казань

Индустриальный рейтинг районов: кто больше и меньше всего зарабатывает в Татарстане






Rss.plus
Moscow.media
Татарстан

Минниханов посетил крупное овощехранилище в Чистопольском районе



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Григорий Лепс

Дочь популярного певца Инга Лепс стала украшением нового сериала «Игры»




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Поход Загитовой на баскетбол, учёба Трусовой в МГУ и увлечение Косторной балетом: что обсуждают в мире фигурного катания

«Ак Барс» сыграл на перехват // Он назначил главным тренером Анвара Гатиятулина

В Подмосковье стартовал межрегиональный этап чемпионата «Профессионалы»


Даниил Медведев

Теннисист Медведев не смог выйти в четвертьфинал турнира серии «Мастерс» в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Татарстан

Елена Ямпольская стала советником Владимира Путина



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России