«Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков: «Укып кына журналист булып булмый»

Лилия Мәхмүтова:

2024 ел – гади генә булмады. Илебездә махсус хәрби операция дәвам итә. Бу – тормышның бер ягы булса, икенче яктан төрле тармаклар үсеше буенча караганда, республика өчен 2024 ел уңышлы ел булды дияргә кирәк. Әлеге елның уңышларын да, югалтуларын, үсешен дә, гомумән, бөтен тормыш мизгелләрен чагылдырып баручылар, киң җәмәгатьчелеккә җиткерүчеләр, дүртенче хөкүмәт вәкилләре, Татарстан журналистлары, каләм ияләре өчен агымдагы ел вакыйгалар төрлелеге белән истә калыр. Бүгенге тапшыруыбызның кунагы – үзенең эшчәнлеген корреспондент, яңалыклар хезмәте мөхәррире буларак башлап, хезмәт баскычыннан өскә күтәрелгән шәхес, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.

«Татмедиа» җәмгыяте – ул Татарстандагы медиа компания. Җәмгыять ресурсында район, шәһәр, республика газета-журналлары, телеканаллар, радиостанцияләр, интернет челтәрендә эшләүче мәгълүмати сайтлар бар. Татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә нәшер итүче редакцияләр эшләп килә. Бүген җәмгыятьнең генераль директоры белән журналистика өлкәсендәге эшчәнлек, бүгенге һәм киләчәк хакында сөйләшербез. Бүгенге тапшыруыбыз язмада эфирга чыга.

Фото: © Рамил Гали

Хәерле көннәр, Шамил Мөхәммәтович. Бүгенге әңгәмәне сезнең турыда сөйләшүдән башлыйк әле. Республикабызда зур урын алып торган җәмгыять җитәкчесе нинди гаиләдә туып үсте икән?

Мин – бик бәхетле кеше, Аллага шөкер, әлхәмделлиллаһ, чөнки мин татар авылында, татар гаиләсендә туып-үстем. Өйдә тулысы белән татар мохите иде. Минем әтием шагыйрь. Илһам дөньясы, китаплар, журналлар, шигърият, татар мәхәббәте, татар музыкасы – шушы мохиттә үстем, татар мәктәбендә укыдым. Татар журналистикасы факультетын бетердем. Актаныш ягыннан булган татар кызы белән гаилә төзедем, әлхәмделлиллаһ. Татар мохитендә яшим, менә шуның белән мин бәхетле. Аллаһы Тәгалә миңа үземнең яраткан республикамда яшәп, авыз тутырып татарча сөйләшеп, татар театрларына йөреп, татар белемен алып, татар мәгълүмат чараларында эшләп яшәргә мөмкинлек биргән. Бу – зур бәхет, әлбәттә, чөнки һәр кеше аңларга тиеш: туган телеңне белү, туган телеңә файда китерә алу, туган телеңдә яшәү – ул гармоняиле шәхес өчен бик мөһим әйбер.

Кеше туган телен белмәсә, беркайчан да тулы бәхетле кеше була алмый. Ул бер өлеш ничектер сынык булыр иде. Без үзебезгә, үзебезнең балаларыбызга да шушы мөмкинлекне тудырырга тиешбез. Бу – безнең, «Татмедиа»дагы журналистларның бурычы: татар телендә мөмкин кадәр күбрәк контент булдыру, татар телле мәгълүмат чараларын үстерү. Алар теләгән кадәр үз ихтыяҗларын тулыландыра алырга тиешләр.

Туган телгә, туган ягыңа мәхәббәт кечкенәдән гаиләдә формалаша, диләр. Бигрәк тә без, шушы өлкәдә эшләүчеләр, аның нәкъ менә шулай булуын яхшы аңлыйбыз.

Фото: © «Актаныш-информ»/Ләйсән Газизова

Тулысы белән туган телгә мәхәббәт әти-әни, укыган мәктәбең, яшәгән урамың, авылдашларың тарафыннан формалаша. Менә шушы мохит – мөһим бер әйбер, әлбәттә. Кечкенә чакта безне татар спектакльләренә алып баралар иде: Камал театрына, курчак театрына. Татарча тапшырулар карый идек. Татар теле, татар әдәбияты дәресләре керде. Минем өчен аеруча бер мөһим әйбер: бик зур татар теле галиме Альберт Яхин – Шәле мәктәбендә укытты, мин – аның укучысы. Татар әдәбиятын, шигъриятне, прозаны аңлау өчен бик зур өлеш кертте. Минем журналист булуымда бу бик мөһимдер. Татар әдәбияты укытучысы бик көчле иде. Мине телгә, әдәбиятка Язилә апа өйрәтте. Әти – шагыйрь Мөхәммәт Садыйков, минем өчен зур авторитет, әлбәттә, иң яраткан кешем. Иң зур кеше ул. Аның тормышы шушы әдәбият, татар тарихы, журналистикасы белән бәйле булды. Ул да журналист булып эшләгән кеше. Мин дә журналист. Мнием улым, шулай ук журналист. Без – өч буын журналистлар. Минем улым татарча яхшы яза белә, татар телен аңлый, хәзер аспирантурада укый. Тел – ул мөһим әйбер, ләкин төп нигез, әлбәттә, әти-әни тарафыннан салына. Шәхеснең алга таба баруын әти-әни мөнәсәбәте билгели.

Шамил Мөхәммәтович, сез өч буын журналистлар, дидегез. Әтиегез – шагыйрь, журналист, улыгыз да сезнең юлны сайлаган. Бу да аңа табигать тарафыннан бирелгәнме икән? Журналистика өлкәсе акча өчен эшли торган урын түгел икәнен беләбез. Күбрәк күңел өчен халыкка хезмәт итеп яшибез бүгенге көндә.

– Журналистика – ул тормыш юлы, тормыш рәвеше. Кеше үз теләге белән генә журналист була алмый. Аңа табигать тарафыннан бирелгән бер комплекс сыйфатлар кирәк. Журналист кешенең тел байлыгы да булырга, ул коммуникатив булырга һәм кеше белән аралаша белергә тиеш. Укып кына журналист булып булмый. Теләп кенә журналист булып булмый. Журналистика – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер талант, бер күзаллау дөньясы, тел мәхәббәте, тел куллана белү, кеше белән аралаша белү, кызыксыну, мәгълүмат артыннан йөрү.

Гомумән, акча өчен генә журналист булып эшләп булмый. Акча өчен эшләгән журналист – ул журналист түгел, ул – кәсепче. Журналистика белән яшәп, аның белән янып кына була. Без моны аңларга тиеш. Минем улым да юкка гына журналист булып китмәгәндер, чөнки табигать тарафыннан бирелгән берникадәр сыйфатлар аңа булыша дип уйлыйм. Мин үзем дә шулай ук. Мине журналистикага әти кертеп җибәрде. Мин мәктәпне бетергәч, әти миңа әйтте: «Син улым, башка әйбер белән шөгыльләнә алмаячаксың, синең кулыңнан башка әйбер дә килмәячәк. Атчының улы ат җигә. Трактористның улы тракторчы булып эшли, комбайнчының малае комбайнда эшли. Журналистның малае журналист булырга тиеш дип», – мине журфакка җибәрде. Сүзләрем дога булып барсын, Флорит Имамәхмәт улы Әгъзамов – журналистика факультеты деканы, безнең икенче әтиебез, безне һөнәргә, тормышка өйрәткән кеше, мине журналистикага алып кереп киткән кеше.

Мин иң беренче практиканы бер ярты ел тирәсе «Татарстан яшьләрендә» үттем. Аннары «Татарстан» каналына килдем, анда практика үттем. Соңрак инде озак еллар «Эфир» телеканалында, «Татар-информ»да эшләдем. Менә хәзер соңгы 5 ел «Татмедиа»ны җитәклим. Бездә – журналлар, газеталар, радио-телекомпаниеләр. Иң мөһиме, без Президентыбыз кушуы нигезендә, тел үстерү буенча зур эшләр алып барабыз. «Салаватик»лар булсынмы ул, ниндидер яңа «Ялкын» проектларымы. Интернетта, социаль челтәрләрдә яңа проектлар башкарабыз. Бу юнәлештә Марат Готович җитәкләгән «Телләр комиссиясе» булыша. «Күңел» радиосы – бүгенге көндә иң җылы, иң зур аудиторияле радио. Татарстан буйлап быел аңа 2 яңа район өстәлде, Башкортстанда да хәйран тыңлыйлар. Гомумән, тел мәсьәләсендә «Китап», «Тәртип» радиосы бар безнең. Бик күп журналларыбыз, «Интертат» сайты, «Шәһри Казан» – проектлар бик күп. Алар барысы да берникадәр сегментта тел үстерергә булышалар. Алар белән без чын мәгънәсендә горурланабыз.

«Күңел» радиосы турында да әйтеп киткәнсез икән. Сүзне шуннан дәвам итәсе килә. Ел саен район, шәһәрләрдә ешлыкларыбыз арта бара, Аллага шөкер. Быел да Актаныш һәм Мөслим районында «Күңел» ешлыклары ачылды. Әлбәттә, сез, җитәкчебез күзлегеннән киләчәккә планнар хакында да ишетәсе килә.

Әлбәттә, зур бәхет – Казанда бүгенге көндә татар телендә 4 радио эшли. Чаллыда да шулай ук. Гомумән, ул – татар кешесе өчен зур сөенеч. Бүгенге көндә ул төрле якта, төрле форматта, төрле эчтәлекле радиолар куллана ала: нинди ихтыяҗың бар. Бу сегмент арасында «Күңел» үзенең халыкчанлыгы белән аерылып тора. Әлбәттә, ул – Чаллы радиосы, Кама аръягы радиосы. Анда җырларның үзенә бер икенче төрле репертуар, икенче төрле фәлсәфә, журналистик фәлсәфә икенче, тавышлар икенче. Калганнардан аермалы буларак, «Күңел» радиосы халыкчанлыгы белән аерылып тора, шуңа күрә аны бик яраталар. Кама аръягында ул инде «Татмедиа»ның гына түгел, Татарстан республикасында «Күңел» радиосы – бер сөенеч. Алга таба да ул үсәчәк. Аллаһы боерса, башка районнарда да «Күңел» радиосын арттыру, үстерү планнары бар.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Новогодние традиции народов России



Мода

Коллекция Victoria Beckham pre-fall 2025




Українські новини

Під час російської атаки на Миколаїв, ворожий "шахед" влучив в одно із бюджетоутворюючих підприємств міста (Фото)



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане




Новости Казани

Продвижение Песен и Музыки в Яндекс Музыка. 

Лучшие места для путешествий на каникулы

Росавиация: в аэропортах Ижевска, Казани и Нижнекамска сняли ограничения

В аэропортах Казани, Перми, Нижнекамска и Ижевска сняли ограничения на полеты


Казань

В аэропортах Ижевска, Казани, Нижнекамска и Перми сняли ограничения






Rss.plus
Moscow.media
Татарстан

Глава Татарстана пообещал ренессанс Ту-214: Казань начнёт выпускать 20 лайнеров в год



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Моргенштерн

Рэпер Моргенштерн заявил, что поедет в рехаб 17 января




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Два очка Барабанова принесли «Ак Барсу» домашнюю победу над «Ладой»

«Ак Барс» начал год с победы над «Ладой»

«Динамо» Минск победило в Нижнем Новгороде, «Авангард» в гостях обыграл «Нефтехимик»


WTA

Наоми Осака впервые с 2022 года вышла в финал турнира WTA



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Брюллов, Кустодиев, Дюрер. Какие выставки покажут музеи в 2025 году



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России