Буа районында коточкыч авария: йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән
Кичә Буа районында йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, 1 кеше үлгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Якынча мәгълүматлар буенча, «Chevrolet» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыга һәм «Mercedes» йөк машинасы белән бәрелешә. Җиңел автомобиль йөртүчесе авария урынында ук һәлак була.
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе