Добавить новость

«31е көнне эшләмәскә сүз бирдем» − җырчылар Яңа елны ничек каршылый?

«Ниндидер яңалык көтәсең, хыяллар тормышка ашар шикелле»

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:

50 елга якын сәхнәдә булу дәверендә, Яңа ел кичендә бер генә тапкыр эшләдем. Без бу бәйрәмне һәрвакыт балаларыбыз белән бергә үткәрдек. Шулай да бер тапкыр корпоративта чыгыш ясарга туры килде. Әле бу чара Татарстанда түгел, каядыр читтә иде. Таң алдыннан гына кайтып кердек тә йокларга яттык. Балалар Яңа елны бездән башка дәү әни, дәү әтиләре белән каршыладылар. Башка вакытта, балаларның күңелләрен төшермәс өчен, бары тик өйдә каршы ала торган идек. Чөнки артист кешенең ярты гомере болай да гастрольләрдә үтә. Мин үз-үземә шундый шарт куйдым: җәйге ялларда, каникул вакытларында һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләмәдем.

Яңа ел бәйрәмен бик яратам. Яшь барса да, нәрсәгәдер өметләнәсең, планнар корасың. Ниндидер яңалык көтәсең, хыяллар тормышка ашар шикелле. Икенче яктан аз гына моңсу, чөнки тагын бер елга картаясың. Минем өчен истәлекле ел якынлаша, Аллаһы боерса, миңа 70 яшь тулачак. Үзенә күрә бер матур дата бит инде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Яңа елга табынны үзем әзерлим. Үрдәкне дә үзем куям. Хәзер бөтен продукция бар, Аллаһка шөкер, әзерләү процессы үзе бер рәхәт. Ә инде синең пешергән ризыгыңны яратып ашаулары − икенче рәхәт. Шуңа күрә заказ бирү, доставка кебек әйберләрне аңлап бетермим. Без − үзебез эшләп, үзебез пешереп өйрәнгән кешеләр. Мин ризыкны бөтен шартын китереп, күңел җылымны кушып әзерлим.

Шәһәребез бик матур бизәлгән, чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Оныклар белән күп урыннарда булдык. Хәзер балалар үсте инде, оныклар җитеп киләләр, Аллаһка шөкер. Матурлык эзләп каядыр чыгып китәсе түгел, Казан шикелле матур шәһәр Рәсәй күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә дә юктыр. Без үз вакытында бик күп йөрдек, дөнья гиздек, чит илләрдә дә күп ял иттек. Ләкин берсе дә Казаныбызга тиңәшми. Мин кая барсам да, 1 атнадан Казанны сагына башлыйм. Иң кадерлесе, иң матуры, иң якыны − Казан. Татарстаныбыз, шәһәрләребез, авылларыбыз гөл кебек, барысы да «менә без − татарлар» дип елмаеп, көлеп тора. Минем шунда барыр идем, дигән фикер башыма да килми. Исән-сау булып, Татарстаным, Казанымда яшәү, туган якларыма кайтып килү − иң зур ял.

Барлык Татарстан халкын, «Интертат» сайты укучыларын Яңа ел белән тәбрик итәм. Иң мөһиме − сәламәт булыйк, илләребездә, өйләребездә тынычлык булсын. Матур итеп, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын барыбызга да. Яңа ел яңа бәхетләр, яңа шатлыклар, яңа уңышлар алып килсен.

«Яңа елны юыну бүлмәсендә каршы алдык»

Алмаз Мирзаянов, алып баручы, җырчы:

Бер елны дуслар белән җыелышып, Казанда, табын артында түгел, ә урамда каршы алган идек бәйрәмне. Эчемлекләрсез, тәртипле итеп. Шуннан бирле Яңа елны тәртипсез итеп каршы алганым да юк бугай инде минем (көлә).

Аннан соң моннан 3 ел элек Яңа елны баҗайларда каршы алдык. Беренчебез – Нәзирәбез кечкенә иде әле. Авырып торган чагы да туры килде. Нәкь менә Яңа ел каршылаган вакытта баланың йоклыйсы килә генә бит. Йоклап кына китә, тавышларга, шау-шуга уяна. Шуңа Зөлфирә бала белән юыну бүлмәсенә кереп китте. Сәгать суккан мизгелдә мин дә аларга кушылдым. Шулай итеп Яңа елны без – юыну бүлмәсендә, калганнар табын артында каршы алды. Ләкин Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтә, дигән әйбер дөрес түгел икән (көлә). Ел буе юыну бүлмәсеннән чыкмыйча ятмадык, Аллаһка шөкер.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Без быел Яңа елда кичке якта, 22.00 сәгатьләргә хәтле эшлибез инде, Аллаһ теләсә. Аннан соң гаиләбез янына өйгә кайтачакбыз. Эшебез бәйрәмнәр белән турыдан-туры бәйле булса да, кайбер кешеләр дөрес аңламый. Акча җитми инде һаман, баланы, гаиләне сайламыйлар, акча эшләү ягын карыйлар, дип, гаеп ташларга ашыгалар. Бу бит − безнең эшебез. Янгын сүндерүчеләр үзләренең постларында торалар бит. Без дә һәрвакыт үз постыбызда, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәбез, бәйрәмнәргә шатлык өстибез. Әлбәттә, хезмәтебез янгын сүндерүчеләрнеке белән чагыштыра торган түгел, күпкә җиңелрәк. Әмма, ул − безнең эшебез, яшәү чыганагы. Гомер буе чакырмаслар, чакырып торучылар булганда барырга кирәк, дигән фикердәбез.

Хәзер Яңа елның кыйммәте дә үзгәрде инде. Элек бит шул көнендә генә табыны корылган, шул вакытка атап малы суелган, пилмәне, салатлары ясалган. Ә хәзер көн саен Яңа ел үткәрерлек мөмкинлек бар. Аллаһка шөкер, мул тормышларда яшибез, табыннарыбыз тулы. Иң мөһиме − күңелдә, илләребездә тынычлык булсын.

«Үз-үземә 31е көнне эшләмәскә сүз бирдем»

Зәринә Хәсәншина, җырчы:

Мин «Ирония судьбы, или С легким паром» фильмын бик яратам. Һәм минем элек-электән нәкъ менә 31е көнне, самолетка утырып, Санкт-Петербургка очу хыялым бар иде. Моннан 3 ел элек мин бу хыялымны чынга ашырдым. 31е көнне иртән дус кызым белән Санкт-Петербургка очтык. Әлеге матур шәһәрдә танышларым белән бергәләп Яңа ел каршыладык.

Быелгы Яңа елны, шулай ук, дусларым белән каршы алачакмын. Әти-әни белән бик якын булсак та, без Яңа елда гаилә белән утырмыйбыз. Әти-әниләр дә: «Сез яшьләр бит әле, аерым каршылагыз», − дип әйтәләр. Якыннарыбыз белән Яңа елга кадәр яки бәйрәмнән соң күрешәбез.

Быел үз-үземә 31е көнне эшләмәскә сүз бирдем. Югыйсә, бернинди дә бәйрәм гаме калмый. Минем өчен Яңа ел атмосферасын булдыру бик мөһим. Төрле фильмнар, «Голубой огонек» карый-карый, табын әзерлим. Әзергә − бәзер килеп утырырга яратмыйм. Минем өчен өстәл әзерләү − үзенә күрә бер ритуал кебек.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Экстрен рәвештә кунакка чакыручылар булмаса...»

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:

Яңа елны өйдә, гаиләбез белән каршыларга дип планлаштырдык. Экстрен рәвештә (көлә) кунакка чакыручылар булмаса, тәмле өстәлләр ясап, өйдә утырырга ниятләп торабыз.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Яңа елны иң якыннарым белән өйдә каршылаячакбыз»

Иркә, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты:

Быел Яңа елга эш, заказлар алмадым. Инде ярты ел элек үк «эшләмәчәкмен» дип әйтеп куйдым. Яңа елны иң якыннарым белән өйдә каршылаячакбыз. Кызларым белән өйдә зур чыршы куйдык. Хәзергесе минутта өстәлдә нәрсәләр булачагын уйлап, меню төзеп утырам. Әлбәттә инде, елдагыча, җимешләр белән, махсус үземнең рецепт буенча каз әзерләячәкмен. Оливье булачак, чөнки аны балалар бик ярата. Оливье салатын мин ит белән ясыйм, аз гына алма да кушып җибәрәм. Быел күбрәк гребешки, креветки, кызыл балык кебек диңгез ризыкларына тукталырга уйладым. Себердән махсус Яңа ел өстәленә берничә төрле балык алып кайттым. Ризыкларны артык күп әзерләмичә, төрле һәм иң тәмле әйберләрне генә куеп, матур өстәл ясарга җыенабыз.

Беркайчан да салют алганыбыз юк иде. Быел, бәлки, салютка да барып җитәрбез, кем белгән.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм. Яңа еллар бары тик бәхет, куанычлы, бәрәкәтле тормышлар алып килсен. Бер дә җиңел булмаган, гел кеше арасында йөри торган авыр эшегездә җиңеллек телим. Журналистлар белән артистлар арасында дуслык булып, барыбызга да татар милләтенә файдалы кешеләр булып яшәргә язсын. 2026 елда позитив, шатлыклы хәбәрләр күбрәк чыкса иде. Теләкләрем изге, бәхетле булыгыз, бай яшәгез, елмаеп, матур итеп яшәгез!

«Бәйрәм рухы юк, дип әйтергә яратабыз, тотарга да үзебезгә ясарга кирәк ул бәйрәм рухын»

Артист Рамил Шәрәпов:

Студент вакытта Яңа елны авылга кайтып, бик күңелле итеп каршы ала торган идек. 10-12 кеше берәр әти-әнисе кунакка киткән дусның өенә җыелабыз. Икенче көнне, андагы яшьләрнең галәмәтеннән соң, ул йортны ничек рәткә кертеп бетергәннәрдер (көлә). «1 гыйнвар киче җитте бит инде, кайтмыйсызмыни әле», − дип, әти шалтырата торган иде.

Үз йортыбызга күчкәннән бирле Яңа елны өйдә каршы алабыз. Кунакларсыз, үзебез генә, ничектер тыныч бер атмосферада каршылыйсы килә. Яңа елны мин бер-береңә матур теләкләр тели, вакытны бергәләп уздыра торган гаилә бәйрәме дип саныйм. Болай да, гастрольләрдә күп йөргәч, гаиләне сирәк күрәм.

Балаларны каникулга авылга кайтаргач, Земфира белән Яңа елны Мәскәүдә каршылаган елларыбыз да булды. Анда матур итеп бизәлгән урамнарны карап йөреп, театр-спектакльләрдә булып, Яңа елны кунакханәдә, бик романтик рухта каршы ала торган идек. Бер елны 30ы көнне Евгений Петросян концертына баруым да хәтеремдә калган, – ди Рамил.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Артист нәкъ менә Яңа ел төнендә булмаса да, шушы бәйрәм алды көннәрендә булган маҗаралы вакыйганы да искә алды.

Бер елны Кукмара якларында бөтен артистларны кабул итә торган бер дус егетебездә кунакта утырабыз, мунча керәбез. Әле Рәшит абый Шамкайның да исән вакыты.

Аларның мунчасы өйгә тоташкан. Безнең бер гадәт бар: эссе мунча керәбез дә, урамга чабып чыгып, карда ауныйбыз. Аннан кире мунчага йөгерәбез. Ә егетләргә нәрсә, сөлгеләрен салдылар да киттеләр урамга. Бер егет, шул дәрәҗәдә өшегән булганмы инде, кире кереп барганда, мунча белән өй ишеген бутап, туп-туры аш бүлмәсенә килеп керде. Анда исә кызлар, Рәшит абый Шамкай утыра, чәй эчеп. Рәшит абый кызык итеп әйткәндер инде вакытында, әй көлешкән идек.

Без, элек бәйрәм рухы күбрәк иде, дип әйтергә яратабыз. Ул рухны, әлбәттә инде, безгә әти-әниләр ясаган. Хәзер дә, көтеп ятарга түгел, тотарга да үзебезгә ясарга кирәк ул бәйрәм рухын.

Казанның кайбер ишегалларында чыршы бәйрәмнәре үткәрүләрен белә идем. Минем дә балаларның күңелен күтәрәсем, Яңа ел мохитен тоясым килде. «Мин шул-шул ишегладына киләм, кемнең мине күрәсе килә, килегез»,− дип, интернетка белдерү куйдым. 1-2 көндә генә хәл иттем, үзем белән күчтәнәчләр алдым. Шул ишегалдына 100ләп бала җыелды. Нәтиҗәдә, кинодагы кебек бер атмосфера килеп чыкты. Иске генә йортлар, чыршылы ишегалды, шат күңелле, аз гына әйбергә дә сөенеп, рәхәтләнеп бәйрәм итүче балалар. Менә шуннан күңелемә искиткеч зур ләззәт алып кайттым. Үзебездән тора икән күп әйбер, бәйрәм рухын ясап була икән аны.

Мондый чара минем тәҗрибәмдә беренче тапкыр булды. Аллаһы боерса, киләсе елларда да шундый бәйрәмнәр оештыруны традициягә кертергә кирәк, дигән фикергә килдем.

«31е көнне бөтен туганнарны җыеп Коръән укытабыз»

Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:

Безнең гаиләдә бер матур традиция бар: 31е көнне, өйдә бөтен туганнарны җыеп, Коръән укытабыз. Быел гына бераз алданрак үткәреп җибәрдек. Чөнки әти белән әни икесе дә операция кичерде. Хастаханә юлларында йөрдек. Әлегә икесе дә бездә, Казанда, тернәкләнү узалар. Яңа елны да гап-гади итеп, әти-әниләр, туганнар, балалар белән генә үткәрергә җыенабыз.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Барысы да тынычлангач, әти-әниләр җайлангач, чыршы янына барып килербез инде. Әлегә күңелдә артык бәйрәм рухы юк. Ул элек тә юк иде инде, безнең гаилә өчен Яңа ел − гап-гади көн. Яңа елдан могҗиза эзләргә кирәкми. Бөтен могҗиза Аллаһы Тәгаләдән. Йоклап, исән-сау йокыдан уяндык − шул үзе бер могҗиза.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России