Танылган хирург Идрис Вәлитов вафат булган
Түбән Камада 76 яшендә легендар хирург Идрис Вәлитов вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Вәлитовны «алтын куллы табиб» һәм «барлык хирургларның укытучысы» дип атаганнар. Үз гомерен Түбән Кама хастаханәсе белән бәйләсә дә, ул практик тәҗрибәне Алжирда туплаган, Туниста үз белемен уртаклашкан, ә Германиядә алдынгы дәвалау алымнарын өйрәнгән.
Идрис Вәлитовның хезмәте иң югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Ул Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы исемнәренә лаек булган, шулай ук «Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы» билгесенә ия.
«Ул дәвалап һәм операцияләр ясап кына калмады — ул илһамландырды һәм үз мәктәбен булдырды… Аның китүе — бер чорның тәмамлануы. Әмма аның мирасы, мәктәбе, меңләгән коткарылган гомер һәм укучылары белән пациентларының чиксез рәхмәте безнең белән мәңге калачак», — дип язалар хастаханә матбугат хезмәтендә.