Добавить новость

«Нәсим үлгәч, ярырга прицепка салып алып бардылар» - Әндереш авылы халкы юлсыз интегә

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә җан өшеткеч сүзләр укыдым. Мөслим районы Әндереш авылында мәрхүм булган бер ир-атның җәсәден, прицепка салып, районга ярырга алып барганнар. Мәрхүмгә карата шундый хөрмәтсезлек күрсәтүдән йөрәкләре телгәләнсә дә, авылдашларының башка чарасы калмаган, чөнки авыл юлсызлыктан интегә. Әндереш халкы яз-көз җиткәнне, җәен яңгыр явып үткәнне калтыранып көтеп торалар. Бу чорда авылга керә торган 4 чакрым ара баткаклыкка әверелә, машина гына түгел, җәяүле дә үтеп чыга торган булмый.

«Ашыгыч ярдәм кереп баткан...»

Әндереш - «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире, коллегабыз, Татарстан атказанган матбугат хезмәткәре Резидә Йосыпованың туган авылы. Резидә ханымның, юл мәсьәләсен хәл итүләрен сорап, шакымаган ишеге, язмаган инстанциясе калмаган инде. Региональ әһәмияттәге юл булгач, бюджеттан махсус акчалар бүленмәгән килеш, халыкны нәрсәдер әйтеп өметләндерүче дә юк. Хатлар, урау юллар узып, районга кайта, ә райондагы җаваплы структуралардан «юл норматив хәлдә» дигән җавап килә икән.

Без хәзер үзебезнең мөрәҗәгатьләребездә: «Асфальт кирәкми, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары үтеп йөри алырлык итеп булса да, таш түшәгез», дип сорыйбыз инде – ди Резидә ханым. – Кая гына керсәм дә, миңа: «Шуның кадәр генә кеше яшәгән авылга асфальт юл үткәрү мөмкин түгел», - диләр. Чөнки авылыбыз зур түгел, нибары унлап кына хуҗалык калгандыр.

Әлеге юлның тарихын да барларга туры килде. Аны 1984 елда күтәртеп салган булганнар. Шул вакыттан бирле берничек тә төзекләндерелгәне юк. Махсус техника белән өстен тигезләгәндәй итеп китәләр дә, язын-көзен ул балчык актарылып бетә.

Авылга кайтып-китеп йөрү кыш көне генә бернинди дә проблема тудырмый. Юлларны Татавтодорның Минзәлә филиалы карап тора. Кыш көне юлларыбыз асфальт юл шикелле. Киң итеп ачып, чистартып куялар. Ләкин көз һәм яз көннәрендә һәм бераз гына яңгыр явып киткәч җәйләрен менә шундый гаҗәп хәлләр күзәтелә.

Шушы соңгы вакыйга - авылдашыбыз Нәсим Шириевны прицепка салып ярырга алып барулары соңгы тамчы булды. Бу коточкыч хәл бит инде. Ул авылыбызның шундый хөрмәтле кешесе иде. Гомер буе механизатор булып эшләде. Алтын куллы токарь иде. Пенсия яшенә дә җитә алмыйча, авырып, арабыздан китеп барды. Кичтән хәле начарлангач, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Мөслимнән килгән машина безнең юлларга кереп баткан. Бөтен авыл ир-атлары җыелып, көчкә этеп чыгарганнар. Әле ничек йөрәкләре җитеп кергәннәр диярсең ул юлларга.

Минем әнием дә олы яшьтә инде. Берәр атна элек авырып китте, ашыгыч ярдәм чакыртып, Чаллыга алып киттек үзен. Ярый ул вакытта юллар катырган иде. Ике көннән җылытты да, юллар сазлыкка әверелде. Нәсимне нинди шартларда җирләргә туры килде… Безнең әнинең дә бөтен кайгырганы шул: «Үлә-нитә калсам, ничекләр итеп соңгы юлга озатырсыз»...- ди Резидә ханым.

Әле элек авыл эченнән дә үтеп йөрерлек булмаган. Сорый торгач, моннан берничә ел элек кенә авыл урамнарына комташ түшәгәннәр. Хәзер инде авыл эчендәге юллар сазлыкка әверелми икән.

Урамнарга авыр техника белән керә башласалар: «Йөрмәгез!», – дип, авыл халкы каршы чыга. Без хәзер, берләшеп, булган юлны үзебез сакларга мәҗбүр, - ди әңгәмәдәшем.

Кыш көне төпләнеп яшәүчеләр күп булмаса да, Резидә Йосыпова сүзләренчә, җәй көннәрендә Әндереш җанлана. Чөнки авылның тарту көче бик зур. Шушы авылда туып-үсеп, инде читтә яшәүчеләр дә аннан аерылып китә алмый. Авылда кайтып яшәү, тормыш итү өчен, юлдан кала, барлык шартлар да бар.

Фото: © Резидә Йосыпова архивыннан

Авылыбызга газы, суы кергән. Йортларыбызга турыдан-туры чишмә суы килә. Җире уңдырышлы, урманы янәшәдә генә. Печәнлекләребез бик күп. Безнең авылда элек халык бик күп мал-туар асрый иде. Бәләкәй авылларда яшәүче халык үз-үзен саклар өчен дә тырыш була. Без менә шундый авыл үрнәге идек.

Хәзер дә авылдашларыбызның берсе дә авыл язмышына битараф түгел. Күптән түгел генә авылыбыздан чыккач эшмәкәр Гомәр Нәбиев зиратның коймасын тоттырды.Хуҗалык кирәк-яраклары өчен зират өен дә салдырып куйды. Күңеле кушып шуны эшләмәсә, зират та таралып яткан булыр иде.

Шулай ук моннан ике ел элек Гомәрнең инициативасы белән авылыбызның 100 еллыгын уздырдык. Бәйрәм чарасына бик күп артистлар, кунаклар, авылдашлар кайтуы планлаштырылган иде. Монда да шул юл булмау аяк чалды. Бәйрәм көнне бик нык яңгыр явып, кайтырга җыенган кешеләр дә кайта алмадылар. Чөнки яңгыр астында авылга кереп булмый… Нәтиҗәдә, бәйрәмебез пландагыча килеп чыкмады. Менә шулай яз-көз җиткәнне, яңгырлы көннәрне йөрәк жу итеп көтеп торабыз. Янгын-фәлән чыга күрмәсен дип тә кот оча, - ди әңгәмәдәшем.

Резидә Йосыпова фикеренчә, юл салынса, авыл яшәреп, тулыланып китәр иде. Чөнки хуҗасыз калган йортларны килеп-килеп караучылар бар икән.

Эх, юлыгыз булса, бу йортларны сатып алыр идек, кайтып урнашыр идек, диләр. Безнең авылның табигате генә дә ни тора бит аның!

Инде ничә еллар «бетә-бетә» дигән авылыбыз бетми! Чөнки безнең халык шулкадәр бердәм. Төпләнеп яшәүчеләре хуҗалыкларын гөл сыман итеп тота, читтә яшәүчеләр дә, язын-җәен кайтып, йортларын карый, җыештыра. Балалар-оныклар кайтып, әти-әниләрен, әби-бабайларын кайгырталар, йортларын яңарталар. Үзебез дә мөмкинлек булу белән гел авылга кайтабыз, хуҗалыгыбызда умарталар тотабыз. Авыл - чын мәгънәсендә җанга ял бирә торган урын.

Бер кешенең дә авылны ташлыйм дигән уе юк. Авылдан аерыла алмау - безнең авылның бер феномены сыман ул. Авылның чишмәсеннәнме икән әллә бу дип тә уйлап куям. Чөнки безнең авылдагы кебек чишмә бер җирдә дә юк. Хаҗга баручы танышларымнан да һәрвакыт чишмәбез өчен дога кылуларын сорыйм, - дип сөйләде Резидә ханым.

Фото: © Резидә Йосыпова архивыннан

«Машина этә-этә бүсерләребез чыгып бетте»

«Интертат» әлеге авылга даими кайтып-китеп йөрүче тагын берничә кеше белән аралашты.

Асия Нуретдинова:

8 ел элек, инсульт булып, әнкәй үлеп китте. Июньнең сигезе, нык яңгырлы көн иде. Әнине ярырга алып бара алмадык, шул килеш җирләдек. Озатырга килгән туганнарыбызны авыл читеннән «Нива» машинасы белән ташыдык....

Төп йортыбызда яшәүче энекәшем яңгырлы көннәрдә күрше авылга эшкә җәяү йөри. Олы юлга кадәр 4 чакрым бата-бата җәяүләп бару бер дә рәхәт эш түгел. Үзебез авылга кайтсак, машинаны күрше авылда калдырып, җәяү керәбез. Чөнки сазлы юлларда машина этә-этә бүсерләребез чыгып бетте. Сеңлемә операция ясатырга да туры килде. Киенеп кайткан киемнәрең дә икенче тапкыр киярлек булмый ул юллардан керә-керә.

Без бит артыгына өмет итмибез, сорамыйбыз да. Аз гына таш түшәсәләр дә риза булыр идек, югыйсә. Гомер буе интектек бит шушы юл белән. Бәләкәй чакта күрше авылга укырга йөргәндә дә, аяктан резина сапоги төшмәде.

Әнкәй арабыздан китсә дә, авыл сагындыра, үзенә тартып тора. Җәйләрен кайтып торабыз, сукмакка тузан төшерәсе килми. Элек әле авылның бер башыннан икенче башына да чыгарлык булмый иде. Ком салгач, анысы рәткә керде, шуңа да сөенеп бетә алмыйбыз. Тик менә шушы олы юл белән авыл арасы әкәмәт инде.

Кибет тә юк безнең авылда. Атнага бер тапкыр «Газель» машинасы белән азык-төлекләр алып килеп саталар. Юл булмаган чакларда ул машина да килә алмый. Әнә ашыгыч ярдәм дә батып яткан бит әле, нинди гыйбрәт.

Оныкларыбыз каникул саен авылга кайтабыз дип сөенеп, көтеп торалар. Әле менә язгы каникулга алып кайтырга дип «юллар ничек» дип сораган идем, йөрерлек түгел икән шул, - дип уфтанып сөйләде безгә Асия апа.

«Әниләребез күрше авылга барып концерт карау, ашка йөрү кебек бәхеттән дә мәхрүм»

Сафура ханым Хисамова:

Безнең әниебез инде олы яшьтә. «Мин үзем дә тора алам», - дисә дә, апа белән әнине чиратлап кайтып карыйбыз. Юл булса, бер сәгатьтә кайтып җитәр идең дә, җилдереп китеп тә барыр идең. Тик бу безнең очрак түгел шул. Әле менә 3 көн ял булганда да кайткан идек, муеннан сазга батып, көчкә чыктык. Ашыгыч ярдәм машинасы да үтәрлек түгел бит, шуңа даруларны төяп ташыйбыз.

Безнең авылыбыз да шул юл булмаганга таралып бара инде. Югыйсә, Әндерешлеләр барысы да шундый актив кешеләр. Юл булмагач кем кайтсын соң торырга. Шуңа йөрәкләр елый. Шулай, авыллар бетеп, шәһәргә күчеп китәрме икәнни бар халык?

Кечкенә вакытларыбызда да интеккәнбез инде без бу юл белән. Ләкин ул вакытларда сизелмәгән әле ул, чөнки мәгълүмат күп булмаган. Буранына да, сазына да риза булып яшәгәнбез. Ә хәзер башка кешеләрнең ничек яшәгәннәрен, авылларына рәхәтләнеп машинага утырып кайтып, утырып китүләрен күреп торабыз. Шуңа йөрәгебез яна. Нигә безнең яшәү шартларыбыз андый түгел? Әнкәйләребез күрше авылга барып концерт карау, ашка йөрү кебек бәхеттән дә мәхрүм бит. Юллар булмагач, гомер иткән күршең дә күченеп китеп бара. Күрше Түреш авылында әнә, асфальт түшәгәч, китеп беткән кешеләр дә кире кайтып утырдылар. «Юл булса, кайтыр идек», – диюче авылдашларыбыз безнең дә бик күп. Шушы юлны ясасалар, авылыбыз күзгә күренеп үсеп китәр иде, - дигән фикерен белдерде Сафура апа.

«Күп дигәндә, 20 миллион акча кирәк»

Фиршат Авзалов:

Гомер буе шушы юллардан батып-чумып йөрибез. Инде анда яшәмәсәк тә, атна саен кайтырга тырышабыз, нигезне ташлаган юк. Җомга көнне кичтән кайтабыз да, көн бозыла башласа, бөтен эшне ташлап чыгып чабабыз. Яңгыр яудымы – юлдан чыгып булмый. Берничә тапкыр яңгыр астында калып, батып ятып, машина янды. Аны төзекләндерергә, сервиска күпме чыгымнар тотарга туры килде. Басу юлы кебек балчыклы юл бит ул. Кеше нишләргә тиештер. Шундый пычрак вакытта янгын чыкса, бернинди машина да үтә алмый бит. Бөтен авылың белән янып кына бетәсең, Аллаһ сакласын, - дип ах-зарын белдерде ул.

Фиршат Авзалов үзе дә юл төзелешендә эшләгән кеше. Ул авылга керә торган юлны салу өчен артык зур чыгымнар да кирәкми дигән фикердә.

Әлеге өлкә белән таныш булганга, гади санау белән генә исәпләп чыгарганым бар. Безнең авылга юл салу өчен – 15, күп дигәндә 20 миллион акча кирәк. Бюджет өчен бу зур акчалар түгел. Бу өлкәдә миллиардлар белән эш итәләр, - дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Юл газабы - гүр газабы диләр. Кызганычка, бүгенге өкөндә дә Әндереш халкы өчен бу әйтем актуаль булып кала. Авыл халкының бу зур проблемасына кайчан да булса нокта куелырмы? Берәр өметләндерерлек сүз ишетергә теләп, Мөслим башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәммәтдиновка шалтыраткан идек. Әлегә ялда булу сәбәпле, җитәкче бу мәсьәләне бераз гына соңрак шәрехләргә вәгъдә бирде. Аның сүзләре сайтта берничә көннән соң чыгачак, ә халыкның моң-зарын җиткерә торабыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России