Добавить новость

Сабыйлары балалар бакчасына кабул ителмәгән 3 бала әнисе: «Балаларыма мантуның кирәге юк»

Сабыйлары балалар бакчасына кабул ителмәгән 3 бала әнисе: «Балаларыма мантуның кирәге юк»

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Эльмира ханымның (фамилиясен күрсәтмәскә кушты. – авт.) балаларын, манту ясатмаганнары өчен, балалар бакчасына йөрүдән читләштергәннәр. Ләкин әни кешенең бирешергә исәбе юк, ул, бертуктаусыз, түрәләрнең ишеген шакый, озын-озын зарлы хатлар яза.

«Ничек елаганын һәм кычкырганын күрсәгез»
 
Эльмира ханым ире белән өч бала тәрбияли: Данилага – 11, Ильяга – 7, Никитага – 5 яшь.
– Элек мантуның никадәр зыянлы икәнен белми идек. Хәзер бөтен мәгълүмат ачык, теләсә кем теләсә кайчан интернетка кереп, үзен кызыксындырган теманы җентекләп өйрәнә ала. Манту ясалганда организмга зыянлы матдәләр кертелә, шуңа күрә, аның безгә кирәге юк, дигән нәтиҗәгә килдек, – дип сөйли башлады әни кеше.
 
Билгеле булганча, манту туберкулез барлыгын-юклыгын ачыклау өчен ясала. Аны рентген белән дә алыштырырга була, әмма ул 14 яшьтән генә рөхсәт ителә, ә Эльмира ханымның балалары ул яшькә җитмәгән әле.
 
– Былтыр Данилага манту ясаткач, табиблар, нәрсәдәндер шикләнеп, аны туберкулез диспансерына җибәрде. Бәлки, улым укол ясалган урынга су тидергәндер, бәлки, артык кайгырудан шулай килеп чыккандыр. Диспансерда безгә, яңадан манту ясатырга кирәк, диделәр, ә улым уколлардан үлеп курка. Берничә сәгать үгетләдем аны, ничек елаганын һәм кычкырганын күрсәгез. Ахыр чиктә, башкарып чыктык. Мантудан былтыр ук баш тартасы идек, әмма ясатырга булдык. Быел үз фикеремдә нык торачакмын, – диде әңгәмәдәшем.
 
Данила өченче класста укый. Быел, мантудан баш тартканы өчен, баланың әнисен директор үзенә чакырткан. Эльмира ханым, кирәкле законнарга сылтама ясап, 17 битлек хат әзерләп барган. Әңгәмәдәшем, мәктәп директоры һәм шәфкать туташы белән сөйләшеп, баланың сәламәтлеге өчен бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам, дип, расписка язгач, уртак тел табылган – малайга бәйләнми башлаганнар.
 
Бу елның март ахырында класс җитәкчесе әни кешегә шалтыратып, тәрбия эшләре буенча завучның сезне күрәсе килә, дигән. Эльмира ханым, мәктәпкә теге юлы илткән документларга яңаларын да өстәп, калын папка күтәреп барган. Завуч белән сөйләшү матур гына, тыныч тонда узган. Тик олылар сөйләшүен балалар да тыңлап торган.
 
– Ник аларны кабинетка алып кердегез? – дим әниләреннән.
 
– Кайда калдыра ала идем соң аларны? Сөйләшүнең озакка сузылачагын алдан ук чамаладым, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем.
 
Профилактик әңгәмә дип аталган шушы сөйләшүне завуч протоколга язганда, кабинетка директор килеп кергән. Эльмира ханым аңа РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астаховның март башында төбәктәге бала хокуклары буенча вәкилләргә һәм Россия Президенты Владимир Путинга юллаган хатын күрсәткән. Анда, манту булмау аркасында, баланы белем бирү процессыннан читләштерүнең законсыз гамәл икәнлеге язылган, ягъни әти-әни үз баласына прививка ясатудан баш тартса да, аның балалар бакчасында да, мәктәптә дә белем алырга хокукы бар.
 
Астахов сүзләренчә, закон буенча, һәркем медицина ярдәменнән файдаланырга һәм шул ук вакытта баш тартырга да мөмкин. Рязань, Чиләбе, Амур, Кострома өлкәләрендә мантуга каршы чыгучылар аеруча күп. Әлеге хат уңаеннан Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең фикере белән язманың ахырында таныштырырбыз. Мәктәп директоры, Астахов хатын укып чыккач: «Ул мантуның йә җитдилеген аңлап бетерми, йә башка сәбәп бардыр», – дигән.
 
«Мантудан кала, бер дәгъвам да юк»
 
Мәктәптә укучы Даниладан балалар бакчасына йөрүче Никита белән Ильяга күчик.
 
– Өч балабыз да, төрле сәбәпләр аркасында, өчәр бакча алыштырды. Берсендә миңа үзе дә балалыктан чыкмаган тәрбияченең кыланышлары ошамады. Бермәлне, баланы бакчага соңарып китергәч, ишекне ачсам, тәрбияче миңа нидер төзәп, «пуф-пуф» дигән тавыш чыгарды. Янына килдем дә: «Сез миңа аттыгыз, ахрысы», – дидем. Ә ул: «Әйе, мин сезне үтердем», – диде. Озак та үтми, улымны башка бакчага күчердем, – дип сөйләде өч бала анасы.
 
Илья белән Никитаны шушы балалар бакчасына күчергәндә, шәфкать туташы аларга манту ясалмаганына игътибар иткән. Шуннан соң әни кеше тагын зарлы хат язарга утырган, бу юлы ул озынрак килеп чыккан.
 
Интернетка күз салсак, ил буенча, Эльмира ханым сыман, балаларына манту ясатудан баш тартып, үз хокукларын яклау максатында суд юлын таптаучы ата-аналар шактый. Баксаң, судта откан очраклар да күп икән. Иш янына куш булсын, дип, әни кеше зарлы хатына шушы эш буенча судта җиңүчеләрнең кыйссаларын да беркеткән.
 
– Әлмәттә туберкулез белән вазгыять кискен, диләр миңа балалар бакчасында. Алай булгач, ник аңа каршылык чаралары күрмиләр, ни өчен эпидемия игълан итмиләр? – ди әни кеше.
 
– Ник сез мантудан шулхәтле куркасыз? Күпме кешегә ясалып, барысы да исән калды бит, – дим.
 
– Ялгышасыз, барысы да түгел... Балам мантудан соң ике атна авырды. Ә бакчада, реакциясе канәгатьләндерерлек, дип язып куйдылар... Узган елның декабрь урталарында, улларыбызны бакчага кабул итмибез, диюен диделәр, әмма шул турыдагы документны язмача килеш күрсәтмәделәр, чөнки андый документ юк. Югалып калмадым, өйгә кайттым да, «манту аркасында балаларны бакчага кабул итмиләр», дип, үземчә акт төзеп, бакчага алып бардым. Тәрбиячеләр кул куярга теләмәде, әмма бакча мөдире миннән гарык булгач, үзе дә, аңа карап башкалар да имза салды. Балаларны интектерәсем килмәгәнгә, алар белән үзем шөгыльләнермен, дип, бакчага йөртми башладым. Илюшага быел беренче класска укырга керәсе, ә Никитаны болай да инде логопедия бакчасына күчерәсе идем, – дип сөйләде Эльмира ханым.
 
Малайлар өйдә тәрбияләнсә дә, рәсми рәвештә балалар бакчасында дип исәпләнгән, шуның өчен акча да алынган. Әни кеше әйтүенчә, әгәр бала бакчага йөрми икән, түләү ашау өчен генә алып калынырга тиеш. Ә түләүнең төп өлешен ашау түгел, калган чыгымнар тәшкил итә. Ярыйсы гына сумма җыелгач, Эльмира ханым бердәнбер юлны сайлаган – улларын бакчадан алган.
 
– Мантуга бәйле дәгъваларым белән, улларымны ияртеп, шәһәрнең мәгариф идарәсенә кадәр барып җиттем. Шуңа карап, балалар да өйдә берара мәгариф идарәсе булып уйнады. Алар бик аралашучан, тәрбиячеләрен бик яраталар. Мантудан кала, бер дәгъвам да юк. Бакча хезмәткәрләрен дә аңлыйм, таләпләрне үтәмәсә, аларны эштән алырга мөмкиннәр, – диде әңгәмәдәшем.
 
«Баланың чирле икәнен белеп тә, әти-әнисе мантудан баш тарткан»
 
Манту белән бәйле бу хәлне Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага да сөйләп бирдек. Аның сүзләренчә, республикада туберкулезга бәйле вазгыять тыныч түгел, балаларның шушы чир белән авыру очраклары ел саен арта бара.
 
– Закон буенча, мантудан баш тарту хокукы тәкъдим ителә. Әгәр әти-әни үз баласына манту ясатуга каршы икән, туберкулезны ачыклау өчен альтернатив чаралар да бар, әйтик, кан буенча тикшерү. Бу процедура түләүле (Эльмира ханым әйтүенчә, Әлмәттә моның бәясе – 3,5 мең сум. – авт.). Баланың сәламәтме-юкмы икәнлеген ачыкламаган килеш, аны белем бирү оешмасына кертү дөрес түгел. Миндә бер мәктәпнең әти-әниләреннән килгән зарлы хат ята. Туберкулез белән авырган кыз берничә ел шул мәктәптә укыган, әти-әнисе, баланың чирле икәнен белә торып, манту ясатмаган. Ул бала тирә-яктагыларга да куркыныч тудырган бит. Башкалар турында да уйларга кирәк. Былтыр шундый ук хәл Әгерҗедә ачыкланды. Бу – әти-әниләр тарафыннан баланың сәламәтлек хокукларын бозу дигәнне аңлата, – диде әңгәмәдәшем.
 
Татарстандагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астаховның хаты белән таныш Гүзәл Удачина аңлатканча, төбәкләрдәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр – беркемгә дә буйсынмый торган дәүләт эшлеклеләре – һәркайсы үз фикерен белдерергә хокуклы. Ягъни Астахов хаты аларга күрсәтмә була алмый.
 
– Самарада балалар арасында туберкулез белән хәлләр шулкадәр кискен, Татарстан белән чагыштырырлык та түгел, шуңа да андагы бала хокуклары буенча вәкил мантуны кискен рәвештә ясату яклы, алай эшләмәгән очракта, баланы читләштерү мәсьәләсе карала. Дөрес аңлагыз, бу баланың белем алу хокукын бозу, дигән сүз түгел. Чират җиткәч, балалар бакчасына юллама бирелергә тиеш, укучы мәктәптән җибәрелми. Ә менә белем бирү оешмасына кертү – икенче нәрсә. Федераль закон белем бирүнең төрле формаларын күздә тота. Бала тикшерү узмаса, әти-әнисе аның сәламәт икәнлеген раслый алмаса, димәк, өйдә белем алу турында уйларга кала. Бу – әти-әнинең карары, – дип аңлатты Гүзәл Удачина.
 
Сүзен сүзгә
Рәмзия Фатыйхова, Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның баш табиб урынбасары:
– Соңгы елларда манту ясатудан баш тарткан кайбер балалар арасында туберкулезның авыр формалары ачыкланды. Шуңа да кат-кат кисәтәбез: ел саен тикшеренеп торырга кирәк. Манту вакытында организмга стандартлар буенча чистартылган туберкулин кертелә. Гадәттә, хәзер 6-7 яшькә кадәр манту ясала, ә 8 яшьтән 17 яшькә кадәр диаскинтест кулланыла. Икесе дә сәламәтлек өчен куркынычсыз. Манту ясатырга теләмисез икән, башка төрле юллар белән дә тикшеренергә була. Диаскинтестлар якын араларда һәр сырхауханәдә дә булачак.
 
 

Линар ЗАКИРОВ

http://matbugat.ru

 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Актера Игоря Меркулова похоронят на Николо-Архангельском кладбище



Здоровье

Доктор Кутушов: не стоит носить кроссовки в жару




Українські новини

Відомий аграрій Кормишкін, складає свої депутатські повноваження



Новости 24 часа

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях



Game News

Для Summoners Kingdom: Goddess проходит пробный запуск на Android



Кострома

На форуме «Умный город» в Перми подвели итоги Индекса IQ городов по результатам 2023 года



News Every Day

Vavada Casino: a Leader in the Online Gaming Industry



Блоги

В России запустили бесплатного цифрового ЗОЖ-помощника



Кострома

Заменить быстровозводимый мост через Унжу в Костромской области планируют зимой



Андрей Разин

В безобразном состоянии: Андрей Разин забросил могилу своего 16-летнего сына



Кострома

Заменить быстровозводимый мост через Унжу в Костромской области планируют зимой



Уимблдон

Экс-теннисист Ольховский: россияне могут хорошо выступить на Уимблдоне



Кострома

Костромские родители стали участниками экспресс-курсов по обеспечению безопасности детей на дорогах



Мир

Первый Международный фестиваль «Мир классического романса»



Симферополь

В Симферополе пройдёт спектакль-акция «Подаренная жизнь»



Кострома

Оптимизация медицины. Хирург рассказал о том как врачи-южане калечат и убивают своих пациентов.



Москва

Москва-Пекин. Собянин в Китае подписал соглашение о сотрудничестве



Москва

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Костромы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Костромы или других населённых пунктов Костромской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Костроме можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Костроме и Костромской области




Новости Костромы

Социально-экономическое развитие Центрального макрорегиона обсудили на Международной выставке-форуме «Россия»

Ирина Пегова встретила день рождения на старом кладбище

1,5 тонны корма. Россияне помогли бездомным животным

Подмосковный город Зарайск претендует на звание культурной столицы России 2026 года


Кострома

Фестиваль уличных театров в Муроме привлек внимание более 13 тысяч зрителей






Rss.plus

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД ПРЕДЛАГАЕТ СЕНСАЦИОННО УЛУЧШИТЬ НАЛОГОВУЮ СФЕРУ!

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о росте турпотока из Китая



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Сказка театра Ульгэр в Бурятии «Волшебный платок бабушки Дари» - это захватывающее путешествие в мир волшебства - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети:




Спорт в Костромской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Спортивные мероприятия укрепляют правопослушное поведение среди костромских заключённых

Сборная УМВД России по Костромской области завоевала серебо на соревнованиях по служебному биатлону

Сотрудники Росгвардии обеспечили общественную безопасность во время проведения футбольного матча между командами "Спартак" - "Химик" в Костроме


Уимблдон

Экс-теннисист Ольховский: россияне могут хорошо выступить на Уимблдоне



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Кострома

Международный молодежный фестиваль «ЛЦТ.Фест» пройдет в кластере «Ломоносов»



Частные объявления в Костроме, в Костромской области и в России