Татарстанда соңгы тәүлектә 176 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 176 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «40 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 68, Чистай районында — 27, Чаллыда — 26, Зәй һәм Саба районнарында — алтышар, Әлмәт районында — биш, Биектау... Читать дальше...