Татарстан Республикасында тагын 98 кешедә ковид табылган
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 98 яңа очрагы теркәлгән. Бер авыру вирусны читтә иярткән, калган очракларда чир башка авырулардан күчкән. 45 кеше хастаханәгә салынган, 53 кеше өйдә дәвалана, дип ачыклык кертә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Казанда - 35, Чаллыда - 9, Түбән Кама районында - 5, Яшел Үзән районында - 5, Зәй районында - 4, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Саба, Чистай - 3, Баулы, Балтач, Алабуга, Лениногорск районнарында - 2... Читать дальше...