Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 19.00 сәгатьтә Казан – Малмыж трассасының 22нче чакрымында 12нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче 35 яшьлек ир-ат, каршы як полосага чыгып, 27 яшьлек ир-ат «иярләгән» «Опель» машинасы белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Нәтиҗәдә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.