Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость

Кукмара удмуртлары: «Татарлар арасында яшәп, холкыбыз үзгәрде»

Кукмара удмуртлары: «Татарлар арасында яшәп, холкыбыз үзгәрде»

Кукмара районы юкка гына сайланмады. Бу татарлар, удмуртлар, руслар һәм марилар күпләп яши торган җирлек. Халыкның 14 проценты, ягъни 7207 кешесе удмуртлар. Татарстан удмуртларының иң күбе Кукмара районында яши.

Беренче удмурт әлифбасын төзегән галим Иван Михеев туган авыл Ошторма Юмья авылы удмурт халкының мәгърифәтчесе, беренче удмурт әлифбасын төзегән бөек галим Иван Михеев туган җир буларак Удмуртия Республикасында да билгеле. Иван Михеев 1876 елның 19 июнендә урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. Башлангыч белемен туган авылында алганнан соң укуын Казанның укытучылар семинариясендә дәвам итә. Төрле елларда удмурт, рус телләре укытучысы булып эшли. Урта Азиягә китеп, башта Сәмәрканд педагогия институтында, аннары Таҗикстан авыл хуҗалыгы институтында рус теле укыта, кафедра мөдире булып эшли. Урта Азиядә биш ел яшәгәннән соң туган якларына кайтып, 1935 елдан Мари педагогия институтында рус теле кафедрасы мөдире булып эшли.

Студентлар аның дәресләренә бик теләп йөри, ләкин кайбер галимнәргә бу ошамый. 1937 елда Иван Михеев өстеннән властька каршы эш алып бара дип яла ягалар һәм шул ук елны аталар. Иван Михеевның инкыйлабка кадәр Казанда шәхси типографиясе булуы, китап нәшер итеп Казанда ике таш йорт салуы, Казан артында 105 гектар җир алуы һәм туган авылында калган туганнарына акчалата ярдәм итүе мәгълүм.

Ошторма Юмья авылына керүгә, йортларның яхшы, юлларның асфальт булуына игътибар иттем. Монда тырыш һәм эшчән халык яши дигән уй килә.

Кукмара районында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе һәм авылда мәктәп директоры Виталий Семенов әлеге күренешне халыкның татарлардан калышмаска теләве белән бәйли.

— Татарлар белән бергә яшәгәч, менталитет та татарлаша. Удмуртиядән кунакка килүчеләр бездәге яшәү рәвешенә кызыгып китәләр. Аларда тормыш бераз гадирәк, — ди Виталий Семенов.

Авылда олылар татар, рус, удмурт телләрендә иркен сөйләшә Директор бүлмәсе Удмуртиянең Мәгариф министрлыгы һәм Милли сәясәт министрлыгы тапшырган рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән бизәлгән. Мәктәпнең балаларда милли үзаң тәрбияләвен Удмуртиядә дә күрәләр һәм югары бәялиләр икән.

— Укытучылар да, укучылар да удмурт һәм рус телләрен әйбәт белә. Татар телендә татарлар кебек иркен сөйләшмәсәләр дә, сөйләмне аңлыйлар. Үзем татар телендә дә аралаша алам. Кукмарада киңәшмәләр күбесенчә татар телендә уза. Мин барысын да аңлыйм. Татарстанда яшәгән кеше дәүләт телен аңларлык булса да өйрәнергә тиеш дип саныйм.

Авылда олылар өч телдә дә иркен сөйләшә. Мәктәптә туган телне сайлауга калдыру безнең өчен бер дә яхшы булмады. 2017 елга кадәр татар телен дә, удмурт телен дә бөтен балага укыта идек. 2012-2013 елларда удмурт балалары татар теленнән республикакүләм олимпиадалардан призлы урыннар да алып кайтты. Былтыр татар телен факультатив буларак өч класста укыттык, быел ике класста калды, — ди директор.

Урта мәктәптә 102 бала укый. Шуларның сигезе татар, калганнары удмурт. Татарлар туган тел буларак татар телен өйрәнә, удмуртлар барысы да үз телләрен сайлаган.

— Әгәр өйдә ана телендә сөйләшмиләр икән, ата-ана сайлау алдында калгач, рус теленә өстенлек бирәчәк. Ата-аналарга ана теленең ни өчен мөһим икәнен аңлатабыз. Алар белән тыгыз элемтәдә тормасак, телне киләчәк буынга калдыру бик авыр булачак. Кызганыч, бездә дә удмурт телен начар белеп килүчеләр бар. Өйдә рус телендә сөйләшү һәм балаларның телефонга, интернетка кереп китүе туган телдән читләштерә. Өйдә удмурт телендә сөйләшүчеләр арасында андый проблема юк, — дип сөйли Виталий Семенов.

Ул туган телне саклау өчен эшне мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башларга кирәк дигән фикер әйтә. Аларның мәктәпләре карамагында балалар бакчасы да бар. Тәрбия туган телдә алып барыла. Ошторма Юмья мәктәбе, ике республика арасында килешү нигезендә, балаларга удмурт телен өйрәтү буенча инновация мәйданчыгы булып санала. Яңа программалар, удмурт теленнән федераль исемлеккә керәсе дәреслекләр шунда сынау уза.

Укытучылар удмурт телен өйрәнү буенча яңа чыккан электрон дәреслекләрне яхшы дип тапкан. Дәреслектә видео карап та, авторның үзе укыган шигырьләрен тыңлап та була. Аларда хәтта удмурт телендәге спектакльләргә сылтамалар бар. Балаларның Ижевск шәһәренә театрга еш йөрергә мөмкинлекләре булмагач, милли мәдәниятне өйрәнергә интернет ярдәмгә килә.

— Татарстан һәр милләткә дә туган телен саклау һәм үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Мәсәлән, удмурт телен укыту бары тик үзебезнең теләктән генә тора. Мәктәп дәреслекләр һәм кадрлар белән тәэмин ителгән. Укыт кына, — ди мәктәп директоры.

Мәктәп остаханәсендә бозымнан саклый торган милли курчак ясыйлар Балаларда милли үзаң тәрбияләү өчен 2017 елда мәктәп эчендә бер классны һөнәрче йорты итеп ясаганнар. Бүгенге көндә югалып барган, ләкин элек популяр булган кул эшләрен кайтару өчен укытучылар Удмуртиягә барып өйрәнеп кайтканнар. Каен тузыннан бизәнү әйберләре, саламнан уенчыклар ясау, милли курчак тегү һәм туку эшләренә балалар да яратып өйрәнә.

Удмуртлар электән каен тузыннан төрле бизәнү әйберләре, савыт-саба ясаган. Каен тузын һөнәрчелектә куллану өчен, аны агачтан салдыра белергә кирәк. Иң кулай вакыт — июнь башлары, агач чәчәк аткан вакыт икән. Чимал сыйфатлы булсын өчен урманның дымлырак урынында үскән агачларны сайларга кирәк. Каен тузыннан эшләнгән бөтиләр күз тиюдән, сихердән, шайтаннардан саклый дип ышанганнар борынгы удмуртлар.

Авыл тирәсендә артыш күп үсә. Директор аннан да кул эшләнмәләре ясауны башлап җибәрергә хыяллана. Мәктәпкә бары тик агач эшкәртә торган яңа станоклар гына кирәк. Элек кичләрен авыл балалары салам үреп, төрле уенчыклар ясаганнар. Саламны әзерләве дә җайлы, эшләргә дә рәхәт материал дип аңлаталар. Без килгәндә һөнәрче йортында балалар биюче курчаклар ясап утыралар иде. Дөрес, ясалган салам курчакны өстәлгә куйсаң, ул биегән кебек селкенә башлый. Чималны июнь азагында яшел килеш җыеп, караңгы урында киптерергә кирәк. Арыш саламы кулайрак була. Бөккәндә сынмасын өчен аны эш башлар алдыннан җылы суда тоталар. Икенче өстәлдә агач савыт-сабаны милли орнаментлар белән бизиләр иде. Рәсем гуашь ярдәмендә ясала һәм лак белән катырыла. Өченче өстәлдә балалар остазларының кул астында милли курчак ясыйлар. Уенчык эченә киптерелгән хуш исле үләннәр салына. Халык ышануы буенча, шундый курчаклар бозымнардан, күз тиюләрдән саклый. Үләннәрнең исе сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Курчакның киемендә кызыл төс булырга тиеш. Кызылны удмуртлар кояш, шатлык һәм игелек билгесе дип саный. Курчак ясау өстәле янында бёрдо дип аталган туку җайланмасы ярдәмендә ике бала 7-8 сантиметр чамасы киңлектәге билбау ясый иде. Бу эш коралы - тукыма ясауның принцибын аңлау һәм туку станогында эшләргә өйрәнү өчен яхшы җайланма. Монда ук укучылар җитен җебеннән каешлар, баулар үрә.

Ир-ат милли киемендә киң билбау булырга тиеш. Төрле төстәге җепләрдән үрелгән баулар курчак ясаганда да, бизәнү әйберләре өчен дә кирәк.

Теләге булган ата-аналар да кичләрен һөнәрчеләр йортына килеп, балалар белән бергә кул эшләнмәләренә өйрәнәләр икән.

— Бала белән ата-ананың уртак шөгылен без тәрбия чарасы дип тә күрәбез. Мәдәни чараларга әби-бабайларны да җәлеп итәбез. Балалар милли традицияләрне, милли җырларны күреп үссеннәр, — ди директор.

XVI гасырга кадәр удмуртлар күбесенчә хәзерге Арча районы территориясендә яшәгән

Кукмара районындага удмуртларның килеп чыгышы белән кызыксындым.

— XVI гасырга кадәр Татарстан җирлегендәге удмуртлар күбесенчә хәзерге Арча районы территориясендә яшәгән. Христиан динендә булмаган халыкларны чукындыру башлангач, удмуртларның бер өлеше төньякка табарак күченгән. Удмуртларның Кукмара, Балтач, Мамадыш районында күп булуы шуның белән аңлатыла. Соңрак Удмуртиядән килгәннәре дә бар. Бүгенге көндә кемнең борынгы бабасы кайдан килгәнен төгәл әйтүе кыен, чөнки халык катнашып беткән. Башкортстан Республикасының Тәтешле районына да удмуртларның Арчадан күпләп китүе турында фаразлар бар. Алар да нәкъ безнең диалектта сөйләшә. Удмуртиядә яшәүче удмуртлардан безнең сөйләм бераз аерыла, — дип аңлата Виталий Семенов. Удмуртлар Казан ханлыгы җирләрендә мәҗбүри чукындыру кампаниясе башланганчы мәҗүси булганнар. Бүгенге көндә алар христиан динен тотсалар да, мәҗүсилек элементлары әзме-күпме сакланган. Мәсәлән, язгы кыр эшләре беткәч уздырыла торган «Гырон быдтон» - мәҗүси вакыттан сакланган бәйрәм. Хәзер җиргә табынмасалар да, бәйрәм милли уеннар белән үрелеп бара. Ул формасы буенча татарның Сабан туена охшаган. Бәйрәм вакытында удмуртлар зур чуен казанда аш пешергәннәр һәм аны казаннан зур агач чүмеч белән алганнар. Мәктәп музеенда XIX гасыр урталарыннан калган шундый чүмеч саклана.

— Үземнең бабам өйдә генә дога кыла иде. Каз суйган вакытта абзарга карап укыганын, иген чәчкәч басуга барып укыганын хәтерлим, — ди Виталий Семенов.

«Чын удмурт хатын-кыз киеме бик кыйммәт йөри» Милли кием белән дә кызыксынмыйча кала алмадык.

— Чын удмурт хатын-кыз киеме бик кыйммәт йөри. Баш киеме һәм муенса көмеш тәңкәләрдән тора. Элекке заманда һәр кыз кияүгә чыкканчы үзенә милли кием әзерләгән. Хәзер ул нәселдән-нәселгә күчеп йөри. Күбесенчә сандыкта саклана һәм бәйрәмнәрдә генә киелә. Хәзер дә кызлар бәйрәмнәрдә кияр өчен милли кием тектерергә тырышалар. Һәркем кыйммәт бәягә көмеш сатып ала алмый, шуңа күрә хәзергеләре бүген кулланыштагы тәңкәләрдән, медальоннардан эшләнә, — ди мәктәп директоры.

Удмуртлар ак, кара һәм кызыл төсләргә өстенлек бирә икән. Милли киемнәре һәм орнаментлары да шул төсләрдә. Укытучылар эшкә күкрәк турысында милли орнамент чигелгән кызыл формадан йөри.

Удмуртлар тыныч халык Мәктәп директорының хатыны Ангелина Семенова удмурт теле һәм әдәбияты укыта. Ул Иске Юмья авылында туып үскән, үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган. Аның белән дә танышып, сөйләшеп алдык.

— Татарлар белән бик тату яшибез, милли бәйрәмнәргә йөрешәбез. Татар телендә бик әйбәт сөйләшмәсәм дә, аңлыйм. Аш-суга килгәндә дә татар белән удмуртныкын аерган юк. Чәк-чәк ясыйм, өчпочмак, бәлеш пешерәм, — ди Ангелина Семенова.

Удмуртларның иң танылган милли ризыгы булып пилмән санала икән. Пилмән сүзе удмурт теленнән алынган. «Пельнянь» колак һәм камыр сүзләре кушылмасы буларак тәрҗемә ителә. Пилмән чыннан да колакка охшаган бит. Перепеч дип аталган ризык татарның дучмагын хәтерләтә, ләкин ул кечерәк һәм аның камыры башкачарак. Эчлегенә бәрәңге урынына ит яки гөмбә дә салынырга мөмкин. Ангелина Пантелеевнадан удмуртларның татарлардан аерылмалы булган яклары турында сораштым. Аның сүзләренчә, холык ягыннан удмуртлар татарларга караганда тынычрак санала. Авылда берәрсе бәрәңге алырга тотынса, бөтен кеше дә бакчага ашыгып чыкмый, һәркем үз җаена, мөһимрәк санаган эшләрен бетергәч казырга керешә. Күршесе берәр нәрсә төзесә, удмурт аңа да тыныч карый. Бу сыйфатлар күбесенчә Удмуртия удмуртларына хас. Татарлар арасында яшәп, менталитет та үзгәрә икән. Һәрхәлдә, Кукмара удмуртлары шул фикердә.

Тышкы кыяфәткә килсәк, чын удмуртны урта буйлы, ак һәм кызаручан йөзле, саргылт яки җирән чәчле, кысыграк зәңгәр күзле була дип сурәтләде әңгәмәдәшебез.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельск пришел долгожданный ледоход



VIP

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»




Українські новини

Охорона і Безпека це ОіБ: замовляй охорону в Києві та Харькові



Новости 24 часа

Врач Тяжельников рассказал, какое мясо лучше всего подходит для шашлыка



Game News

You may be kicking yourself for deleting Destiny guns that are all of a sudden viable again, but one of the game's biggest YouTubers has been Marie Kondo-ing his friends' arsenals on camera for years



Мамадыш

«90% лесных пожаров – вина человека»: как Татарстан подготовился к пожароопасному сезону



News Every Day

Fans slam ‘worst thing I’ve ever seen from EFL ref’ as John Eustace sent off after heated touchline bust-up



Настроение

Коршун



Мамадыш

Внучка про деда на войне: Последнее его письмо было со словами «Готовимся к атаке»



Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»



Мамадыш

В Кирове использовали "живой щит" из авто во время погони ГИБДД



Андрей Рублёв

Теннисист Рублев в Мадриде отыгрался на тай-брейке со счета 0:5



Казань

«Автодор» попросил водителей заправляться заранее после очередей на АЗС на М-12



Культура

В Ульяновской области объявили победителей зонального этапа фестиваля-конкурса «Культура – это мы»



Симферополь

Крымские проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023



Мамадыш

Внучка про деда на войне: Последнее его письмо было со словами «Готовимся к атаке»



Татарстан

Минниханов поздравил «Стрелу-Ак Барс» с победой в Суперкубке России



Москва

Миллионы — в хлам. Мажоры и блогеры разбивают в Москве дорогущие машины



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Мамадыша — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Мамадыша или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Мамадыше можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Мамадыше и Татарстане




Новости Татарстана

На форуме «ПРО-защита» в Мамадыше школьники представили свои социально значимые проекты

Жительница Мамадыша: «С осколком разорвавшегося снаряда в груди дед прожил 22 года»

«90% лесных пожаров – вина человека»: как Татарстан подготовился к пожароопасному сезону

С начала сезона клещи укусили 341 жителя Татарстана


Мамадыш

Жительница Мамадыша: «С осколком разорвавшегося снаряда в груди дед прожил 22 года»






Rss.plus

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»

Миллионы — в хлам. Мажоры и блогеры разбивают в Москве дорогущие машины

Врач Тяжельников рассказал, какое мясо лучше всего подходит для шашлыка

Moscow.media
Татарстан

Минниханов подтвердил дату инаугурации Путина на 7 мая



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Пушной

Кировчанин обыграл телеведущего Александра Пушного и получил деньги




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

С 21 по 27 апреля в Казани проходили чемпионат и первенство России по тхэквондо ГТФ

Татарстанцы на олимпиаде «IQ ПФО» заняли первое место в номинации «Пилотирование БПЛА»

Гандболисты казанского «Зиланта» и «Воронежа» разошлись боевой ничьей


Александр Бублик

Фантастический камбэк! Казахстанец Бублик установил новое достижение



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Динамо

"Динамо" и "Зенит" назвали стартовые составы на матч 26-го тура РПЛ



Частные объявления в Мамадыше, в Татарстане и в России