Олег Коробченко Татарстанда узган сайлауларны уңай бәяләде
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президентына кандидат Олег Коробченко республикада сайлаулар нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде. «Без сайлаулар нәтиҗәләреннән бик канәгать. Муниципаль депутатларга 119 кандидат арасыннан 102 кандидат җиңү яулады. Яшь партия өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Без бер ел эчендә партияне нульдән диярлек төзедек, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә территориаль бүлек ачтык. Шулай ук Чирмешән, Менделеевск, Алабуга һәм Тукай районнарында җирле бүлекчәләр бар. Читать дальше...