Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә исән калган. «Татар-информ»га кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында «Мицубиси», «Фольксваген» һәм «КАМАЗ» зур йөк машинасы бәрелешкәнен республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Авариядә Япония автомобилен йөртүче һәм аның 25 яшьлек хатыны зыян күргән. Шулай ук машинада автокреслода яшь ярымлык сабый була. Бала дөрес итеп сайлап алынган җайланмада йөргәнгә күрә, бернинди җәрәхәтләр дә алмаган. Читать дальше...