Татарстанда тагын 37 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 37 кеше коронавирус йоктырган, аларның икесе инфекцияне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «13 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә. Чирләүчеләрнең күбесе Чаллыда — анда чир сигез кешедә ачыкланган, Казанда — бер очракка ким, җиде кеше чирләгән. Лаеш, Түбән Кама, Спаста өчәр, ә Азнакай, Лениногорск районнарына икешәр очрак туры килә. Читать дальше...