Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр күпме хезмәт хакы ала? - «Ватаным Татарстан»
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Зөһрә Садыйкова). Депутатлар авыл хуҗалыгында хезмәт хакы турында сөйләште. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев утырышта җиткергән мәгълүматларга караганда, иң аз акчаны Әгерҗе, Спас районы аграрийлары ала. Аларның уртача хезмәт хаклары 17 мең сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук вакытта Яшел Үзән районында – 35, Мамадышта 33 мең сум акча алалар. Тукай районы аграрийлары өчен сөенәсе генә кала. Читать дальше...